Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде

24 июнь 2019, 17:32

Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында эш сәфәрендә булды, район Советының 38 нче сессиясе эшендә катнашты. Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләү мәсьәләсен карадылар. Моңа кадәр Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил булып торган Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин моңарчы  Әлмәт районы башлыгы булып торган Айрат Хәйруллинның, Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнүен әйтеп, мондый дәрҗәдәге белгеч әзерләвегез белән сез горурланырга тиешсез, диде.

Дәүләт Советы Рәисе халык ышанычлыларына Татарстан Президенты исеменнән Тимур Нагуманов кандидатурасын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп тәкъдим итте.

"Республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты исеменнән тәкъдим итеп, Тимур Нагуманов кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм", - диде  Фәрит Мөхәммәтшин. Ул искәрткәнчә, Тимур Нагуманов Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган, Мәскәү «Сколково» идарә мәктәбендә белем алган, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнарында  мөһим позицияләрдә эшләгән.

"Аны Чүпрәле районы башлыгы итеп тәкъдим итәргә дә мин бардым. Ул вакытта: “Мин сезгә башлык вазифасында чиста биттән эшли башлаячак яшь кешене алып килдем. Моңа җитди карагыз, ярдәм итәргә тырышыгыз“, дидем. Ул анда күп хезмәт башкарды. Айрат Хәйруллинны сез ничек озаткан булсагыз, Чүпрәле халкы аны шулай озаткан иде», — дип искә алды Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга Тимур Нагумановны Әлмәт районы җитәкчесе итеп тәкъдим итәр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе белән әңгәмә коруын сөйләде.

“Татарстан Президенты Нагумановка тәкъдим ясады: "Әлмәт халкы һәм депутатлар кабул итсен һәм ышансын өчен тырыш. Икенчесе: Вакытны сузмыйча гына, Айрат Хәйруллин башлап, төгәлләргә өлгермәгән эшләрне дәвам итәргә кирәк. Өченчесе: Әлмәттә “Татнефть” компаниясе җитәкчелеге кабул итмәсә, беркем дә уңышлы эшләп китә алмый. “Татнефть”тә эшләүче халык белән килешеп эшләсә, зур уңыш булачак", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ММЧ вәкилләре белән аралашкан вакытта Фәрит Мөхәммәтшин, районның  яңа җитәкчелегенә  алдагылар башлаган эшләрне дәвам итәргә,  эре бизнес белән элемтәләрне тагын да ныгытып, яңа идеяләр кертергә һәм аларны тормышка ашыру юлларын эзләргә кирәклеген әйтте.

Сессия эшендә  «Татнефть»  ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы  Илнур Гарипов, ТР Президентының нефть сәнагате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе   Шафагатъ Тәхәүетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Aндрей Данилов фотолары