Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятләренең закон чыгаручылары Россиянең иң яхшы техник югары уку йорты - Иннополис Университетын карадылар

27 июнь 2019, 11:52

Бүген Иннополис шәһәрендә Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятләренең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең LVI утырышы уза. Идел буе парламентарийлары Татарстанда инновация эшчәнлеге һәм цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе хакында сөйләшәчәкләр. Утырыш башланганчы закон чыгару органнары җитәкчеләре Иннополис Университетында булдылар, IT-вузның фәнни мөмкинлекләре белән таныштылар. Әлеге югары уку йорты Россиянең техник вузлары арасында кабул итү сыйфаты буенча икенче урында.

Бүгенге көндә Университетта 639 студент һәм 22 аспирант укый, 65 профессор һәм фәнни-педагогика хезмәткәре эшли. Университет белән 144 әйдәп баручы  IT-компания хезмәттәшлек итә.    

Университет составында 15 лаборатория һәм 6 үзәк бар. Студентларга  шул мәйдандагы кампуста яшәү мөмкинлеге бирелгән.

«Иннополис проектына инде җиде ел, узган шимбәдә шәһәр үзенең дүрт яшен билгеләп үтте, - диде республиканың премьер-министр урынбасары  Роман Шәйхетдинов, парламентарийларга мөрәҗәгать итеп, - бүген Иннополиста 2 меңнән артык IT белгеч эшли,  90 артык  компания теркәлгән». Республика вице-премьеры закон чыгаручыларга цифрлы икътисад һәм  IT технологияләр үсеше өчен закон базаларын  булдыруда актив эшчәнлекләре һәм Иннополис проектын хуплаулары өчен рәхмәт әйтте.

Бүген Россиядә  500 меңнән артык IT белгеч эшли, әмма «цифрлы алгарыш» өчен, ким дигәндә,  1 млн. кеше кирәк. Иннополис Универитеты бу эшкә кушылырга әзер. 

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары