Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Татарстан һәм Оренбург өлкәсе парламентарийлары Хезмәттәшлек турында килешү имзалады

27 июнь 2019, 15:02

Татарстан  һәм Оренбург өлкәсе парламентарийлары Хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Бүген Иннополис шәһәрендә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре Дәүләт хакимиятләренең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең LVI утырышы кысаларында Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документларга регионнарның парламент башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Грачев кул куйды.

Килешү парламентара багланышларны киңәйтүне,  закон чыгару эшчәнлегендә  тәҗрибә алмашуны, дуслык традицияләрен, үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне алга таба ныгытуны күздә тота. Шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының закон проектлары эшчәнлегендә, шул исәптән закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашырганда катнашу күздә тотыла.   Килешүдә уртак конференцияләр, семинарлар,  "түгәрәк өстәл"ләр үткәрү дә каралган.

Документта Оренбург өлкәсе территориясендә гражданнарның тел, мәгариф һәм  милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, татар милли-мәдәни автономиясе  чараларын оештыру турында да аерым әйтелә.

Татарстан  белән Оренбург өлкәсе парламентлары арасында килешү беренче тапкыр имзалана, әмма  парламентара мөнәсәбәтләр 1990 елларда ук башланган иде. Бу - Татарстан парламентының Россия төбәкләре  закон чыгару органнары белән имзалаган 36 нчы килешүе.

Бүген шундый килешү Оренбург һәм Пенза парламентлары арасында да имзаланды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары