Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
















Дәүләт Советында цифрлы технологияләрне үстерү мәсьәләләрен карадылар

27 июнь 2019, 17:38

Дәүләт Советында цифрлы технологияләрне үстерү мәсьәләләрен карадылар
Бүген Дәүләт Советының Кече залында "Кеше интернет киңлекләрендә" дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Аның эшендә республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, югары белем бирү оешмалары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Конференциянең "Җәмәгать тормышында цифрлы технологияләрне үстерү" дигән секциясе утырышын парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты җитәкчесе Марат Галиев үткәрде.

Конференциядә катнашучыларны депутатлар исеменнән сәламләп, Марат Галиев "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында цифрлы технологияләрне үстерүгә кагылышлы барлык сораулар ачылганлыгын искә төшерде. "Бу бик мөһим тема, ул җәмгыятьнең барлык өлкәләренә дә кагыла, - диде ул. - Шуңа күрә цифрлы технологияләрне актив кертү һәм аларны халык мәнфагатендә нәтиҗәле эшләтү өчен шартлар тудыру дәүләт хакимиятенең, депутатларның, галимнәрнең бурычы булып тора".

Секция утырышында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов, ТР Фәннәр академиясе вици-президенты Вадим Хоменко, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, КФУның Журналистика һәм медиа коммуникацияләр югары мәктәбе профессорлары Юлия Андреева һәм Артем Соловьев, ГТРК генераль директоры Фирдүс Гималетдинов, ТР Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Тимур Сөләйманов чыгыш ясадылар.

Утырыш эшенә йомгак ясап, Марат Галиев интернет челтәренең хәзерге заман кешесенең тормышына бөтен яклап үтеп кергәнлегенә басым ясады. Модератор фикеренчә, моның уңай яклары да, тискәре һәм хәтта куркыныч яклары да күп. "Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү сораулары барыбызны да борчый, - диде парламент депутаты. - Мәгълүматның, аеруча шәхси сорауларның тышка саркып чыгуы глобаль проблемага әйләнде. Компьютер техникасының еш кына сафтан чыгуы безнең бу өлкәдә камиллектән әлегә бик ерак торуыбыз турында сөйли. Нишләргә? Нинди юнәлештә барырга? Җавапларга караганда сораулар күбрәк".

Марат Галиев фикеренчә, кешелекнең киләчәге цифрлы технологияләр белән бәйле. "Интернет белән мавыгу көтелмәгән тискәре нәтиҗәләргә китермәсме - моны әле фаразларга гына мөмкин, - диде ул. - Ләкин бу гадәттән тыш зур ресурсның иҗади потенциалын кешелек файдасына гына эшләтеп булыр дип ышанасы килә. Әлбәттә, цифрлы технологияләрне икътисадта һәм, мисал өчен, сәламәтлек саклау өлкәсендә генә түгел, җәмгыять тормышының башка өлкәләрендә дә үстерү мөһим. Мәдәнияткә дә кагыла бу. Чөнки җәмгыятьнең рухи торышы, кешенең мәдәни үсеш дәрәҗәсе икътисадка да, хезмәт җитештерүчәнлегенә дә, кешеләрнең укымышлылыгына да тәэсир итә бит".  

Бүген шулай ук "Интернет челтәрендә сүз ирегенең мөмкинлекләре һәм чикләре" һәм "Интернет-технологияләр чорында гражданнар җәмгыятенең үсеш проблемалары һәм перспективалары" дигән секцияләр дә эшләде.

Конференциянең пленар утырышы иртәгә Болгар шәһәрендә булачак.

"Кеше интернет киңлекләрендә" дигән фәнни-гамәли конференциянең оештыручылары: ТР Дәүләт Советы, ТР Фәннәр академиясе, КФУ, ТР Иҗтимагый палатасы, "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Владимир Васильев фотолары