Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Татарстанда "Бакчачы көне" барлыкка килергә мөмкин

28 июнь 2019, 16:18

Татарстанда "Бакчачы көне"  барлыкка килергә мөмкин
Татарстанда Бакчачы көнен билгеләп үтә башларга җыеналар. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында "Татарстанда Бакчачы көнен билгеләү турында" карар проекты тәкъдим ителде.

Проект нигезендә, "Бакчачы көне" бәйрәмен ел да сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтү тәкъдим ителә. Валерий Власов аның кайбер төбәкләрдә августның соңгы атнасында, каядыр май ае башында билгеләп үтелгәнен әйтте.

Депутат Валерий Власов бакчачылыкның республикада массакүләм социаль күренеш булуын искәртте. "Татарстанда 1 меңнән артык бакчачылык берләшмәсе исәпләнә. 1 млн га якын кеше үзен бакчачы дип саный. Россия Дәүләт статистикасы комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 540 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда яшәүчеләр шулай ук бакча тота", - диде ул.

Власов 2017 елдан республикада бакчачылык ширкәтләренең инфраструктур үсеше программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. Ә 2018 елдан эчке инженер инфраструктура объектларын төзекләндерү белән бйле чыгымнарны каплау өчен ТР бюджетыннан субсидия бирү (кушылып финанслау принцибында) программасы үз көченә керде.

Комитет утsршында катнашучылар Дәүләт Советы Карар проектын хуплады. Бу мәсьәлә парламентның июль сессиясе көн тәртибенә кертеләчәк. 

Татарстанның бакчачылык ширкәтләре судан лицензиясез файдалану хокукы срогын озайту турында мөрәҗәгать әзерләнгән. Татарстанның Дәүләт Советы аны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга җибәрергә ниятли. Бу хакта да бүгенге утырышта билгеле булды.

Мөрәҗәгатьнең асылы түбәндәгечә: Татарстан депутатлары, бакчачылык эше алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларның, җир асты байлыкларыннан куллануга лицензиясез генә су алуга хокукын озайтуны сорый. Комитет рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан лицензия алмыйча судан файдалану ярамаячак.

Моннан чыгып, хәзер республиканың бакчачылык ширкәтләре судан файдалану хокукына лицензия рәсмиләштерү буенча актив эш алып бара. Дәүләт Думасына федераль законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карау тәкъдим ителәчәк. Бакчачылык өчен булдырылган коммерцияле булмаган оешмаларга судан лицензиясез файдалану срогын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту сорала.

«Шулай ук, 2020 елның 1 гыйнварыннан суны лицензиясез кулланган бакчачылык берләшмәләренә административ штраф сала башларга мөмкиннәр», - диде Таһир Һадиев.

"Татар-информ" МА язмасы буенча