Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






































Фәрит Мөхәммәтшин: «Күп милләтле халкыбызны гореф-гадәтләр һәм йолалар тота»

29 июнь 2019, 19:03

Фәрит Мөхәммәтшин: «Күп милләтле халкыбызны гореф-гадәтләр һәм йолалар тота»
Бүген Санкт-Петербург янындагы Энколово бистәсе янында татар-башкорт халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Мәйданга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән ун меңнән артык кеше җыйналган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

«Сабантуй – безгә ата-бабалардан мирас булып калган олы бәйрәм, һәр ел саен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Россиядән читтә ул ел саен үз мәйданына туганнарны һәм якыннарны туплый, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп. - Быелгы Европа сабантуе Таллинда узды. Кешеләр анда туган телдә сөйләшәләр, мили музыка тыңлыйлар, милләттәшләр һәм якташлары белән аралашалар. Бәйрәмнең төп асылы да шунда. Ел саен Сабантуй мәйданында очрашырга шундый мөмкинлек булсын иде".

Дәүләт Советы җитәкчесе республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләде. "Җир нинди булса, аның чишмәләре дә шундый, - диелә сәламләүдә. - Безнең Сабантуй - халык арасыннан ургылып чыккан саф рухи чишмә ул". Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, тарихыбызга ихтирамлы мөнәсәбәт, аны буыннан буынга тапшыру киләчәк тормышыбызның уңышлы булуы өчен кирәк. Йолалар һәм гореф-гадәтләр - күп милләтле халкыбызның төп терәге.

Парламент җитәкчесе быел Санкт-Петербург губернаторын сайлау булачагын искә төшерде. "Сайлаулар актив үтәр, өлкә халкы лаеклы кандидатка өстенлек бирер һәм безнең регионнар дуслык мөнәсәбәтләрен дәвам итерләр дип ышанам. Безне мәдәни, икътисади һәм фәнни элемтәләр беәйли", - дип белдерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Татарстанның Азнакай районы Ленинград өлкәсенең Красногвардейск районы белән килешү төзегән. "Санкт-Петербург сабантуена ел саен 70 меңләп кеше җыела, - диде ул. - Шунысы мөһим, без аны Башкортстан белән берлектә уздырабыз".

Сабантуйны рәсми төстә мәйданның төп сәхнәсендә ачтылар. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко һәм Санкт-Петербург губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Беглов бар иде.

"Гасырдан артык татарлар һәм башкортлар Нева ярларында Сабантуйны бергәләп бәйрәм итәләр, - диде Александр Беглов. - Энколовога ел саен безнең шәһәр һәм өлкәдән генә түгел, бөтен илдән, дөньядан кунаклар җыела. Милләтең мөһим түгел анда, ә эшли һәм ял итә белүең кирәк".

Мәйдан уртасында татар һәм башкорт этнографик авыллары җәелдерелгән иде. Татар авылын быел Азнакай районы "төзеде", ике метр зурлыктагы һәм 300 килолы чәк-чәк аның төп бизәге булды. Теләге булган һәр кеше аны бушлай авыз итте.

Нева ярларында Сабантуй бәйрәме уздыра башлауга йөз елдан артык. Беренче тапкыр ул Санкт-Петербургның Йосыповлар бакчасында үткәрелгән. Соңгы елларда бәйрәмне, шәһәр һәм өлкә җитәкчелеге ярдәме белән, Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, җирле татар милли-мәдәни автономия уздыра.

Ольга Благодарова, матбугат хезмәте