Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин: “ТНВ” хәрәкәте социаль-икътисади тотрыклылык өчен көчле терәк булды"

28 июнь 2019, 18:48

Фәрит Мөхәммәтшин: “ТНВ” хәрәкәте социаль-икътисади тотрыклылык өчен көчле терәк булды"
“Татарстан-Яңа Гасыр” хәрәкәте республикада социаль-икътисади һәм рухи тотрыклылык өчен көчле терәк булды. Бүген “Татарстан-Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган “Интернет-киңлектә кеше” фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта әйтте. “Без хәрәкәт куәтле иҗтимагый көч булуга, республикада социаль-икътисади һәм рухи тотрыклылык терәге булуга ирештек, – диде Дәүләт Советы Рәисе. - 20 ел элек беркетелгән өстенлекләр хәзерге вакытта да актуаль. “Татарстан – Яңа гасыр” бүген 12 иҗтимагый оешманы берләштерә, ә бу 100 меңнән артык татарстанлы дигән сүз”.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, “Татарстан - Яңа гасыр” республикада беренчеләрдән булып гражданлык җәмгыятен төзү идеясен хуплаган. Хәрәкәт активистлары Татарстанда “Вся Россия”, “Отечество”, “Бердәм Россия” кебек партия һәм хәрәкәтләрнең төбәк бүлекләрен формалаштыруның үзенчәлекле Кадрлар резервы булып чыгыш ясаган. Моннан тыш, хәрәкәт активы катнашында Татарстан Җир Хартиясен гамәлгә ашыруда дөньяда беренче төбәк булды, дип өстәде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул хәрәкәт вәкилләренең барлык дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә актив катнашуын, шул исәптән “Бердәм Россия” партиясе белән бергә алдан тавыш бирү процедурасын узуын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре эшенә аерым игътибар бирергә, аерым алганда, “сайлаучылар белән диалогны көчәйтергә, халыкның конкрет проблемаларын хәл итүдә ярдәм оештырырга”, шулай ук “Бердәм Россия” химаясы белән җәмәгатьчелекне кабул итү пунктлары һәм "ТНВ" хәрәкәтенең өстәмә пунктлары ачуны сорады.

Хәрәкәт алдында халыкара, бөтенроссия һәм республика чараларын, шул исәптән WorldSkills-2019 чараларын әзерләү һәм үткәрү бурычы тора, диде парламент җитәкчесе.

“Без ерак 1999 елда формалаштырылган төп максатыбызга тугры калабыз: “Көчле, имин Татарстан – көчле Россия”. “Татарстан-Яңа гасыр” алга таба да үзенең “йөзен” сакларга, татарстанлылар мәнфәгатьләренең дөрес һәм эзлекле сакчысы булырга тиеш”, – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәрәкәтнең 20 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга сәламләү юллады. Анда, аерым алганда, “хәрәкәт – бай тарихи-мәдәни мираска, демократиянең һәм федерализм принципларына нигезләнгән республика үсешенең эзлекле якларын берләштерүче Татарстанның абруйлы иҗтимагый структурасы”, диелгән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте