Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хисап палатасын унбиш еллыгы белән тәбрик итте

01 июль 2019, 16:36

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хисап палатасын унбиш еллыгы белән тәбрик итте
Бүген Татарстан Хисап палатасы оешуга 15 ел тулды. Аның коллективын бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Аның әйтүенчә, республиканың Хисап палатасы тышкы дәүләт финанс тикшерүенең нәтиҗәле бәйсез органы буларак оештырылган.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы тышкы дәүләт финанс контроленең бәйсез органы буларак оештырылды. Аның тәкъдимнәре дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарларын кабул иткәндә файдаланыла, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бүген сез Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклауда профессиональ һәм абруйлы команда булып торасыз. Ачыкланган хокук бозулар күләме дә, бюджет системасының төрле дәрәҗәләренә кайтарылган акча күләме дә шул хакта сөйли. Хисап палатасы җитди хаталардан саклаган өчен меңләгән җитәкче сезгә рәхмәтле. Бу сезнең өчен бик зур миссия», - диде парламент башлыгы.

Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, барлык республика органнары һәм федераль структуралар идарәсе «Россиядә иң көчле һәм абруйлыларның берсе булган» Хисап палатасы материалларыннан актив файдалана.

«Хәзерге вакытта социаль-икътисади шартларда җәмгыятьнең безнең эш нәтиҗәләренә мөрәҗәгате максималь дәрәҗәдә югары. Шуңа күрә безнең көндәлек хезмәтебездә югары профессиональлек, компетентлык һәм аналитик сәләтлелек күрсәтергә кирәк», – дип белдерде Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов.

Татарстан Хисап палатасы тарафыннан аның эшләү дәверендә 694 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән, алар барышында 7 меңгә якын объект тикшерелгән. 37,7 млрд сумлык хокук бозулар ачыкланган, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 24,2 млрд.сумлык чаралар кабул ителгән. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча 40 җинаять эше кузгатылган.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте