Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Фәрит Мөхәммәтшин:"Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы"

02 июль 2019, 18:46

Фәрит Мөхәммәтшин:"Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы"
Бүген “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылды. Чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

“Булачак этнологлар – безнең стратегик кадрлар ресурсы. Инде хәзер үк алар уку-укыту практикасы кысаларында төбәкләрдә тикшеренүләр үткәрүдә ярдәм итә алалар. Татарстанда шундый эшләр муниципаль районнарда үткәрелә. Мин без бу юнәлештә үсәрбез һәм киңәербез дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясы төзегән өч яклы килешү турында искә төшерде. “Килешүнең асылы – антропология һәм этнология программалары буенча белем алучыларны “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын һәм башка дәүләт милли сәясәтенә кагылышлы чараларны үтәүгә җәлеп итү”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, студентларны волонтерлар буларак җәлеп итү булачак белгечләрнең белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә. Конгресста антропологик һәм этнологик белемнәрнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу һәм әлеге фәннәрнең үсеш юлларын билгеләү өчен Россиядән, 20 якын һәм ерак чит илләрдән әйдәүче галимнәр җыелды.

“Оештыручылар тарафыннан 66 секция тирәли планлаштырылган конгресс эшчәнлеге тиешле тематикалар буенча тере фикер алышуларга китерәчәк дип уйлыйм. Утырышлар барышында әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр фәнни белем алуга яңа импульс бирәчәкләр”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә илнең калган төбәкләре өчен үрнәк булып тора”, - диде РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов  конгрессы ачылышында ясаган чыгышында.

“Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында социаль-икътисади үсеш буенча да, иҗтимагый-сәяси процессларның тотрыклылыгы буенча да илдә лидерларның берсе булып тора. Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан илнең калган төбәкләре өчен үрнәк булып тора”, - диде Магомедсалам Магомедов.

Аның әйтүенчә, форумны нәкъ Татарстанда үткәрү карары дөрес булган. “Татарстанда киң норматив-хокукый база формалашкан, әлеге сферада бай тәҗрибә тупланган”, - диде ул.

Конгресс эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнашачак. Тематик секция утырышлары 3-5 июльдә узачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Рамил Галиев фотолары