Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото















Татарстанга Словакиядән парламент башлыгы Андрей Данко җитәкчелегендә делегация килде

02 июль 2019, 19:47

Татарстанга Словакиядән парламент башлыгы  Андрей Данко җитәкчелегендә делегация килде
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Словакиянең парламенты (Милли Советы) рәисе Андрей Данко белән очрашты. Андрей Данко җитәкләгән делегациягә Милли Советның төп комитетлары рәисләре, илнең эре сәнәгать предприятиеләре һәм банк секторы җитәкчеләре керә.

Сәфәрнең максаты – республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышу, "Татарстан – Словакия" эшлекле форумында катнашу.

Чит илдән килгән  коллегаларын сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Словакияне тугандаш республика дип атады. Татарстан белән Словакияне узара хөрмәт һәм бизнес-диалогны киңәйтергә омтылыш бәйли.  

Фәрит Мөхәммәтшин кыскача гына Татарстанның икътисади потенциалы, Дәүләт Советы эшенең принциплары һәм Россиянең чит илләр белән хезмәттәшлегендә республиканың роле турында сөйләде.

Татарстан Россиянең чит илләр белән элемтәләрен ныгытуга үзеннән шактый зур өлеш кертә.  Казанда Венгрия, Иран, Казахстан, Кытай, Төркия, Үзбәкстан консуллыклары актив эшли, Белорусия илчелеге бүлеге ачылган.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Словакия  арасында товар әйләнеше шактый үсүгә карамастан, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне һәм парламентара хезмәттәшлекне үстерүдә әлегәчә кулланылмаган мөмкинлекләр шактый зур, дип белдерде.

Андрей Данко, үз чиратында, Татарстанга килү мөмкинлеген тудырган өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде. Ул 5 миллион кеше яши торган илдә 150 сәяси партия теркәлгән булуын, аларның җидесенең  Милли Советка сайлануы хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, әйдәп баручы партияләр, нигездә,  «Россия Федерациясе белән бәйле кыйммәтләрне сакларга тырыша».

Словакия  парламенты башлыгы Россия һәм Татарстан белән инновацияләр, мәдәният, сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер икәнлекләрен белдерде.

 «Безгә Россия Федерациясе өлкәләре белән күбрәк танышырга кирәк. Без Татарстан турында гына белеп калмыйча үз мөмкинлекләребезне дә сезгә күрсәтергә,  узара хезмәттәшлек булдырырга телибез. Словакия машина төзелеше, электр техникасы сәнәгате өлкәләрендә уңышлы эшли», – диде ул.

Иртәгә Словакия делегациясе "Татарстан – Словакия" эшлекле форумы эшендә катнашачак. "Татнефть" ГАҖ һәм Slovnaft компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырылган.

Очрашу тәмамланганнан соң, Словакия парламентарийлары Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда республиканың инвестицион потенциалы белән таныштылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Александр Эшкинин фотолары