Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Фәрит Мөхәммәтшин:"Словакия делегациясе визиты файдалы хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр булуын күрсәтте"

03 июль 2019, 16:51

Фәрит Мөхәммәтшин:"Словакия делегациясе визиты файдалы хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр булуын күрсәтте"
"Словакия делегациясе визиты, кичә булган очрашулар һәм элемтәләр, республикаларның үзара файдалы хезмәттәшлеге өчен зур мөмкинлекләр булуын күрсәтте", – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанда ачылган «Татарстан-Словакия» бизнес-форумында.

«Татарстан-Словакия» бизнес-форумы Словакиянең парламенты (Милли Советы) рәисе Андрей Данко җитәкчелегендә делегациянең Татарстанга рәсми сәфәре кысаларында уза. Форум эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов, ТР туризм буенча комитет рәисе  Сергей Иванов, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе  Шамил Агеев катнашты.

«Сезнең Россиягә килеп Татарстан белән ныграк танышырга теләвегез, безнең өчен, зур әһәмияткә ия», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, ике республика арасында икътисади һәм бизнес элемтәләре булуга карамастан, узара хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлекләр бар.  Бу очрашу яңа икътисади элемтәләр булдыруга этәргеч бирсен иде, диде парламент башлыгы.

Ул шулай ук визит нәтиҗәләре буенча «Татнефть» ГАҖ һәм Slovnaft компаниясе — Үзәк Европа иленең эре нефть эшкәртү заводы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануы планлаштырылуын искәртте."Бу хезмәттәшлек нефть сату гына түгел, бәлки яңа технологияләр алышуга, башка өлкәләрдә элемтәләрне ныгытуга китерер дип ышанам", - диде ул.  

«Татарстанда безне гаҗәпләндергәй әйберләр шактый булды, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Словакиянең Милли Советы Рәисе Андрей Данко, - сез югары сыйфатлы КАМАЗлар җитештерәсез, вертолетлар, кораблар төзисез, кызганычка каршы,  Дунайда алар юк. Мин үзара хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр күрәм, без Дунай елгасын икьтисади максатта күбрәк кулланырга телибез. Аралар ерак булса да безнең илләрнең уртаклыклары күп».

Форумнан соң  делегация әгъзалары Татарстан Президенты белән очраштылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Рамил Галиев фотолары