Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Бәйсез экспертлар коррупциягә каршы экспертизалар уздыруда мөһим роль уйный, дип саный белгечләр

04 июль 2019, 18:32

Бәйсез экспертлар коррупциягә каршы экспертизалар уздыруда мөһим роль уйный, дип саный белгечләр
Бүген Дәүләт Советында "Татарстан Республикасының башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарында норматив һәм хокукый актларда коррупцияга каршы экспертиза турында" дип аталган һматбугат конференциясе булды. Республика ММЧ вәкилләре сорауларына парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов һәм Татарстан Прокуратурасының коррупцияга каршы законнарның үтәлешен тикшерү бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов җавап бирде.

Парламент комитеты рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, илдә һәм республикада коррупциягә каршы тору  буенча ышанычлы законнар һәм норматив-хокукый база булдырылган, коррупциягә каршы махсус федераль законнар, РФ Президенты Указлары,  РФ Хөкүмәтенең коррупциягә каршы экспертизалар үткәрү методикалары һәм тәртипләре буенча карарлары чыккан.

Республикада шулай ук махсус программалар эшли, Татарстан Президенты җитәкчелегендә Коррупциягә каршы совет оештырылган, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эшли. Муниципаль берәмлекләрдә  әлеге мәсьәләләр буенча башлык ярдәмчесе вазыйфасы булдырылган.

 «Экспертиза коррупцион хокук бозуларга профилактика чарасы булып тора һәм законнарда булырга мөмкин коррупциячел хәтәрне үз вакытында искәртүгә һәм алуга юнәлтелгән», – дип аңлатты  Шакир Яһудин һәм бу төр экспертиза Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан контрольдә булуын әйтте.

Комитет рәисе коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләр комплексында Дәүләт Советында законнарны  мониторинглау  әһәмиятле урын алып торуын әйтте.  Бу нисбәттән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча махсус комиссия оештырылган.

Бу нисбәттән информацион технологияләр кертелү дә  мөһим роль уйный. Дәүләт хезмәтләренең электрон  рәвештә күрсәтелүе бу процесс ачык итә һәм коррупция факторына урын калмый, дияргә була.

«Соңгы ике чакырылышта, Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән һәм Татарстан Президентына имзага җибәрелгән законнарның хокукый сәбәпләр яисә коррупцион аспектларга бәйле рәвештә кире кайтарылган юк», – дип басым ясады  Шакир Яһудин.

Юстиция министрының беренче урынбасары  Айнур Галимов коррупциягә каршы экспертизалар уздыру процедурасы хакында тәфсилләп сөйләде. 2019 елның беренче яртыеллыгында 689 норматив-хокукый актка экспертиза уздырылган, 2018 елда  1459 акт тикшерелеп,  14  норматив-хокукый акт проектында 17 коррупциячел фактор табылган.

Юстиция министрлыгы  базасында норматив-хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертизалар үткәрү буенча укыту оештырылган. Айнур Галимов бу эштә бәйсез экспертларның актив катнашуын билгеләп үтте. РФ  Юстиция министрлыгы  мәгълүматларына караганда, Татарстанда 52 бәйсез эксперт аккредитация алган, шуларның 49ы – физик зат, 3 – юридик зат.

«Татарстан, республика җитәкчелеге ярдәмендә,  коррупциягә каршы технологияләр кертү буенча лидерлар исәбендә. Шуларның берсе – бәйсез экспертлар арасында бәйге уздыру, бу, үз чиратында, катнашучылар санын арттырырга һәм бәйсез эспертиза үткәрелгән норматив-хокукый актлар санын арттырырга ярдәм итте», – диде ул.

Әгәр 2015 елда  4 бәйсез экспертиза үткәрелгән булса,  2018 елда  – 104.  Бу тәҗрибә федераль дәрәҗәдә югары бәяләнгән һәм Россиянең башка  төбәкләренә тәкъдим ителгән.

ТР Прокуратурасының бүлек мөдире  Ринат Латыйпов әйтүенчә,  бу елның беренче кварталында прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 5,5 меңнән артык норматив-хокукый актка коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән. 62 документта  коррупциячел фактор булуы ачыкланган.

Ринат Латыпов коррупциягә каршы экспертизалар үткәрүгә бәйсез  экспертларны тагын да күбрәк җәлеп итәргә кирәк дигән фикердә. Шул ук вакытта ул бәйсез  экспертизаның бары тик рекомендация  характерында гына булуына басым ясады. Аның  әйтүенчә, бәйсез экспертлар үз нәтиҗәләрен прокуратура органнарына җибәрсеннәр өчен закон дәрәҗәсендә норма булдырылса  начар булмас иде. Бу очракта прокуратура органнарына теге яки бу документ проектын керткән вакытта бу нәтиҗәләрне куллану мөмкин булачак.

 Ринат Латыйпов әйтүенчә, бу елның өч аенда булган тикшерүләрдән чыгып караганда, коррупциягә каршы законнарның күчемсез милек, мәгариф, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминәт, авыл хуҗалыгы комплексында бозылуы күзәтелә.

Очрашуга йомгак ясап, Шакир Яһудин гражданнарның хокукый мәдәниятен күтәрү кирәклегенә басым ясады. Шулай ук дәүләт хакимияте органнарында кадрлар әзерләүдә  сыйфат мәсьәләсенә, шул исәптән психологик дәрәҗәдә, игътибарны арттыру кирәклеген әйтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Александр Эшкинин фотолары