төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото










Әтнә театрында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды

26 июнь 2019, 15:14

Әтнә театрында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының  күчмә утырышы булды
25 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты үзенең күчмә утырышын Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрында үткәрде. Утырышта сүз 3 ел элек кабул ителгән “Театрлар һәм Татарстанда театраль эшчәнлек турында”гы законның үтәлеше хакында барды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, депутатлар, театр директорлары катнашты.

Әтнәгә юл тотар алдыннан депутатлар башта Казанның В.Качалов исемендәге рус драма театрының музее белән танышты. Биредә театрның тарихын чагылдырган экспонатларны ике зур бүлмәгә урнаштырганнар. Казанда рус театры оешканнан башлап, бүгенге көнгә кадәрле тарихи материаллар тупланган. Аларда Казан рус театрының үсеш юлы тулаем чагыла.

Әтнәдәге утырышны ачканда комитет җитәкчесе Равил Вәлиев болай диде: “Театр турында федераль закон юк. Әмма без үзебезнең республикада театрларның эшен җайга салу һәм дөнья тәҗрибәсен кулланып, традицион формаларны саклап театрларны үстерү йөзеннән мондый закон кирәк дип санадык. Моннан тыш закон яңа кадрлар хәзерләү, булганнарының белемен күтәреп тору, репертуар сайлау, яңа эш юнәлешләрен үстерү өчен дә кирәк”.

“Театрлар һәм Татарстан Республикасында театраль эшчәнлек турында”гы законның үтәлеше турында мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Министр яшь артистларның гаиләләрен торак белән тәэмин итүдә авырлыклар барлыгын әйтеп узды. Шулай ук авыл җиренә, кече шәһәрләргә мәдәният хезмәткәрләрен кайтару авыр. Сәбәбе, әлбәттә, хезмәт хакы аз булу. Шулай ук, мәдәни чараларга сатылган билетларны, ихтыяҗ туганда, кире кайтару мөмкинлеге федераль дәрәҗәдә бөтенләй дә каралмаган. Һәр оешма үзе ничек оештыра, шулай башкара. Күп очракта халык оттырышта кала икән. Министр бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын өйрәнүләрен әйтте.

“Республиканың театраль сәнгате үсештә. Бу куелган спектакльләрнең күплеге, тамашачыларның артуы, репертуарларның, гастрольләрнең географиясе киңәюдә, төрле дәрәҗәле фестивальләрдә яуланган премияләр, мәртәбәле исемнәрнең күбәюендә дә ачык чагыла. Узган ел дәүләт һәм муниципаль театрлар барлыгы 84 спектакль чыгарды. Ә 6 ел элек бу сан 56 гына булган”, – диде ул.  Хәзер театр залларының 80 проценты тулы була икән. Быелгы театр елында  республика бюджетыннан театрлар эшчәнлеген яхшырту өчен 90 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Камал театры директоры Илфир Якупов театрларга реклама җитмәү мәсьәләсен күтәрде. “Казан урамнарында баннерларга игътибар итеп йөрсәң, биредә Мәскәү һәм чит ил артистлары гына чыгыш ясый икән, дип уйларлык. Хәтта театрга якын гына урыннарда да баннер кую өчен бездән зур акча сорыйлар. Музейлар, төрле күргәзмәләр белән дә шул ук хәл. Мәдәният бит ул – коммерция генә түгел әле. Ул халык байлыгы. Шәһәр муниципаль идарәләре, кайбер оешма хуҗалары шуны аңласын иде. Без хәтта реклама да ясамыйбыз. Без бары халыкка мәгълүмат кына бирәбез.  Халык өчен рухи азыкка шәһәрнең йөзендә урын табылырга тиеш бит инде”, - диде ул. Ирада Әюпова да,  Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Мәскәү театрларының репертуары күрсәтелеп торуын әйтте.

Халыкка мәдәни чаралар турында мәгъ­лүмат тарату өчен елына 2 миллион сум тотыла икән. Үзе дә комитет әгъзасы, Опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов бу мәсьәләнең күп еллардан бирле күтәрелеп тә хәл ителмәвен, моның өчен парламентта махсус эшче төркем оештырырга кирәклеген әйтте. Депутатлар бу тәкъдимне кабул итте. Шулай ук, театр­ларда штатларның чикләнгән булуы да авырлыклар тудыра. Яңа технологияләр белән бәйле рәвештә, яңа төр белгечләр кирәк була. Бер кеше бар эшне дә башкара алмый. Штатлар бүлүне яңадан карарга кирәк, диде утырышта катнашучы мәдәният әһелләре. Әтнә театры директоры Ленар Зәйнуллин да иҗат коллективларын борчыган сорауларны яңгыратты: “Милли театр бүген нәкъ менә көн кадагына сугучы заманча текстка кытлык кичерә һәм туктаусыз яңа әсәрләр, яңа исемнәр эзли. Татар театрлары репертуарында тәрҗемә пьесалар көннән-көн зуррак урын ала бара. Моның  төп сәбәбе – милли драматургиядә сизелерлек үсеш күзәтелмәгән бер вакытта театрның башкару һәм сәнгати-куелыш культурасы үсү.

Театрга йөрүче тамашачыны ничек сак­лап калырга һәм яңаларын ничек җәлеп итәргә? “Мәгариф турындагы” канунга туган телләрне өйрәнү турындагы төзәтмәләр кертелү милли телләрнең юкка чыгуына китерергә мөмкин. Яшь буын өчен туган тел кыйммәтен югалта бара. Иртәгә ул безнең театрга килерме? Бүген бит, коррупциягә сылтау итеп, мәктәптә театрга бару өчен билетка акча җыю да тыелган”.  Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова республикада театр сәнгатенең үсешенә федераль проектларның да ярдәм итүен әйтте. Мәсәлән, “Кече шәһәрләр театрлары”, “Театр – балаларга” проектлары кысаларында узган ел 36 спектакль куелган булса, быелның ярты елында 26 әсәр сәхнәгә менгән. “Театр әһелләре үз өс­ләреннән закон белән идарә иткәнне яратмый. Алар белән сөйләшү, килешү дә авыр була  кайчак. Әмма республика кабул иткән “Театр турындагы” закон аларның эшен  җиңеләйткәне аңлашылып тора. Киләсе чакырылыш депутатлары бу кануннарны тагын да уңышлырак эшләтер дип ышанабыз”, - диде ул.

Утырыш соңында депутатлар яңа тәкъдимнәр белән баетылган карар кабул итте.

"Мәдәни җомга" газетасы язмасы буенча, Андрей Дпнилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.