Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин “Сәләт”тә яшьләргә дискуссия мәйданы булдырырга тәкъдим итте

08 июль 2019, 18:59

Фәрит Мөхәммәтшин “Сәләт”тә яшьләргә дискуссия мәйданы булдырырга тәкъдим итте
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районында Биләр тыюлыгы территориясендә уза торган “Сәләт” форумында булды. Парламент башлыгы биредә үсеп килүче буынны борчыган сәяси мәсьәләләр турында фикер алышу өчен дискуссион мәйданчык булдырырга тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин белем бирү мәйданчыкларында булды, чатырлы лагерьның инфраструктуралары белән танышты, форумда катнашучылар белән очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Парламент башлыгы катнашучыларны яшьләр мохитендә социаль проектларны активрак тәкъдим итәргә һәм алар буенча фикер алышырга өндәде. “Сәләт”тә алдынгы идеяләр һәм фикерләр барлыкка килә. Аларга республика хакимияте дә колак сала, төрле карарлар кабул иткәндә эш өчен дә ала”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул “Сәләт” проектының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оешуын искәртте. Хәрәкәтнең башлангычында галим, җәмәгать эшлеклесе Җәүдәт Сөләйманов торуын әйтте. “Әлеге мәгърифәти, мәдәни-рухи форумның нигезенә тирән мәгънә салынган. Күп милләтле һәм күп динле илебезнең бүгенге үсеш этабында яшьләр өчен мондый очрашулар, үзара аралашу  бик мөһим”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин “Сәләт”тә профориентация эшенең җайга салынуын, татар халкының рухын саклап калуга игътибар бирелүен әйтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте