төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото












КПРФ фракциясе депутатлары журналистларга бишенче чакырылыш Дәүләт Советында эшл йомгаклары турында сөйләделәр

10 июль 2019, 13:26

КПРФ фракциясе депутатлары журналистларга бишенче чакырылыш Дәүләт Советында эшл йомгаклары турында сөйләделәр
Бүген Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Коммунист-депутатларның соңгы биш елда башкарган эшләренә багышланган очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров катнаштылар.

Очрашу башында Хафиз Миргалимов бишенче чакырылыш Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең 2014-2019 еллардагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Шул дәвердә фракция 60 утырыш, 7 семинар-киңәшмә, 12 түгәрәк өстәл, 4 фәнни-гамәли конференция һәм 51 матбугат конференциясе уздырган. Фракция әгъзалары тарафыннан 24 закон проекты парламент каравына кертелгән. Коммунист-депутатларның төп эш юнәлешләре итеп Хафиз Миргалимов пенсия реформасын һәм Казанның генералъ планын, калдыкларны чыгару рфеормасын һәм коррупцияне, бакчачылар һәм йөк ташучылар проблемаларын, экология һәм ТКХ мәсъәләләрен атады.

Конкрет эшләр һәм сайлаучыларның проблемаларын чишү мисаллары турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов фракциянең һәрвакыт республика җитәкчелеге ярдәменә таянуын билгеләп үтте. "Безне Президент та, Дәүләт Советы җитәкчелеге дә, хөкүмәт тә ишетәләр, сүзебезгә колак салалар, - диде ул. - Барысы да республика һәм аның халкы өчен эшләвебезне аңлый. Шундый үзара аңлашу нәтиҗәсендә безнең инициативалар хуплана: авыл клублары һәм мәктәпләр төзү һәм ремонтлауга, музейлар һәм һәйкәлләрне төзекләндерүгә, бакчачылар һәм офтальмология үзәге проблемаларын чишүгә өстәмә акча бирелә".

Депутат Артем Прокофьев үз чыгышында бишенче чакырылыш парламентның эше ил тарихында гаять авыр һәм катлаулы чорга туры килүен ассызыклады. "Соңгы 5-6 ел буена халыкның тормыш дәрәҗәсе төшә бару нәтиҗәсендә закон чыгаручылар алдында проблемалар артып тора, - диде ул. - Ләкин шуңа да карамастан, безнең фракция беркайчан да, азсанлы булуга сылтанып, кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаудан туктамады, нәтиҗәле эшләде. Җәмгыятьнең барлык проблемалары - барыбызның да уртак проблемалары бит, һәм аларны бергәләшеп чишәргә кирәк".

Депутат Александр Комисаров журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстан парламентының КПРФ фракциясе эшенә партиянең үзәк органнары да зур бәя биргән. Аның әйтүенчә,  КПРФ Үзәк комитеты республика коммунист-депутатларының эш тәҗрибәсен башка регионнарның парламент фракцияләренә дә өйрәнергә һәм кулланырга тәкъдим иткән.

Аннары матбугат конференциясендә катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирделәр. Аерым алганда, киләсе чакырылышта фракциянең перспектив эш юнәлешләре турындагы сорауга җавап биреп, Хафиз Миргалимов сугыш балалары турындагы закон проектын, банкрот банкларда акчалары янган кешеләрнең проблемаларын, авыл хуҗалыгына ярдәмне, бердәм дәүләт имтиханнарын бетерүне һәм башка бурычларны атады.

Ә киләсе чакырылышта парламентта коммунистлар саны артачагына ышанычын КПРФ фракциясе җитәкчесе сайлаучыларның теләктәшлеге үсү белән аңлатты. "Шәһәрләрдә һәм районнарда безнең тарафдарлар саны артты, - диде ул. - Узган елда партиягә өч йөзгә якын кеше кабул ителде. Без Татарстанда пионер һәм комсомол оешмаларын яңадан оештырдык. Гражданнар безнең конкрет эшләрне күреп торалар. Шуңа күрә шикләнмичә әйтә алам, парламенттагы мандатлар саны - ул бит Президент бүләге яисә кемнәндер премия түгел, ә позициябезнең дөреслегенә ышану нәтиҗәсе һәм халыкның эшебезгә биргән бәясе".

Матбугат хезмәте



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.