төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Дәүләт Советының 49 нчы утырышы ачылды

11 июль 2019, 10:37

Дәүләт Советының 49 нчы утырышы  ачылды
Бүген, иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырыш парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза.

Президиум көн тәртибенә 29 сорау кертергә тәкъдим иткән иде, аларның сигезе –  республика законнары проектлары, өчесе – Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы,  унбере – федераль законнар проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары.

Беренче укылышка әзерләнгән закон проектлары республиканың  Гаилә һәм  Бюджет кодексларына үзгәрешләр кертүне күздә тота.  Шулай ук җир асты байлыклары, норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында, федераль бюджеттан рспублика бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында закон проектлары да  беренче укылышка чыгарыла.

Икенче укылышта китапханәләр һәм китапханә эше турында,  Татарстан Республикасы Конституция суды турында законга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралачак.

Кырык тугызынчы утырышта Гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яисә дача хуҗалыгы алып бару өчен төзелгән коммерциячел булмаган оешмаларның  әлеге оешмаларны хуҗалык-көнкүреш өчен су белән тәэмин итү максатларында, җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия алмыйча, җир асты суларын чыгару хокукы срогын озайту мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате  каралачак. Шулай ук депутатлар каравына республикада сентябрьнең беренче шимбәсен Бакчачы көне итеп билгеләү турында  парламентның карары чыгарыла.

Утырышта Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе эше турында мәгълүмат та тыңланачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү ниятләнә. Сүз федераль законнарны карау тәртибе турында бара.  Болардан тыш соңгы  утырышта парламент башлыгы  Фәрит Мөхәммәтшинның бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше йомгаклары турында мәгълүматы тыңланачак.

Көн тәртибен тикшерү барышында керткән тәкъдимнәрне искә алып, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык тугызынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

Сакаев Артур Искәндәр улының Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

«Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 583-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» 587-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

«2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” 602-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм      10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 600-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» 591-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» 599-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 41 статьясындагы унынчы абзацының гамәлдә булуын туктатып тору турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 597-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 595-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  604-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законының 358.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 596-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы Җир кодексының 333 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 603-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында ( I укылыш). 

«Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында» 598-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында              (I укылыш).

«Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 601-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

Татарстан Республикасы референдумына чыгару өчен тәкъдим ителә торган мәсьәләнең законнарга туры килүен тикшерү турында.

«Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының һәм суд участокларының гомуми саны турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.20 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

«Россия Федерациясендә автомобиль юллары турында һәм  юл эшчәнлеге хакында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 311 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе турындагы нигезләмәне раслау хакында.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында.

Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе эше турында мәгълүмат.

Гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яисә дача хуҗалыгы алып бару өчен төзелгән коммерциячел булмаган оешмаларның  әлеге оешмаларны хуҗалык-көнкүреш өчен су белән тәэмин итү максатларында, җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия алмыйча, җир асты суларын чыгару хокукы срогын озайту мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате турында.

Татарстан Республикасында Бакчачы көнен булдыру турында.

«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге              427 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ростов өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

«Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү хакында» 719774-7 номерлы федераль закон проекты турында («дача амнистиясе» хакында).

«Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 673331-7 номерлы федераль закон проекты турында (авыл хуҗалыгында дәвамлы эш стажы булган затларга, яшәү урынына бәйсез рәвештә, беркетелгән түләүне арттыруны билгеләү хакында).

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә, наркотиклардан яисә башка агулы матдәләрдән исерү хәлендә булган, мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга ярдәм күрсәтү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 709181-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

«Полиция турында» Федераль законның 12 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 706820-7 номерлы федераль закон проекты турында (присяжный утырышчыларга кандидатлар хакында мәгълүмат бирү өлешендә).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 699098-7 номерлы федераль закон проекты турында (предметы һәм саны исәпкә алынырга тиешле дару препаратлары сату кагыйдәләрен һәм тәртибен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.7 статьясына үзгәреш кертү хакында» 707410-7 номерлы федераль закон проекты турында (күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу мөнәсәбәтләрен җайга сала торган законнар нормаларын бозу хакындагы эшләр кысаларында административ тикшерү үткәрү мөмкинлеге бирү өчен).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.332 статьясына үзгәреш кертү хакында» 724021-7 номерлы федераль закон проекты турында (Пенсия фонды органнарына белешмәләр тапшыру тәртибен һәм срокларын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе буенча Конституция Суды Карарын гамәлгә ашыру максатларында).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Кабарда-Балкар Республикасы Парламентының закон чыгару инициативасы турында.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Калуга өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.1 һәм 28.3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Мурманск өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 717204-7 номерлы федераль закон проекты турында (сәламәтлегенә һәм (яисә) үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан балаларны яклау турындагы законнарны бозган өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү хакында).

«Россия Федерациясе субъектлары иҗтимагый палаталарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында»  Федераль законның  8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 721797-7 номерлы федераль закон проекты (Россия Федерациясе субъектлары иҗтимагый палаталарын төзү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

Төрлесеннән: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Ф.Х. Мөхәммәтшинның бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше йомгаклары турында мәгълүматы.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Александр Эшкинин фотолары

 

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.