Китапханәләр һәм китапханә эше турында закон кабул ителде
11 июль 2019, 11:56
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык тугызынчы утырышында «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» закон проекты каралды.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр кермәде, дип белдерде.
Комитет тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән закон проектына төзәтмәләр таблицасы әзерләнгән. "Татарстан Республикасы Прокуратурасының «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе» дип исемләнгән 11 нче статьяга карата тәкъдиме исәпкә алынып, 2 нче өлешнең сукырларны һәм начар күрүчеләрне әдәбият белән махсус форматта тәэмин итү турындагы 2 нче пункты үзгәртелде", – диде Разил Вәлиев.
Калган төзәтмәләр редакцион характерда.
Дпутатлар, Комитет тәкъдим иткән төзәтмәләр таблицасын тулаем хуплап, әлеге закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул иттеләр.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Александр Эшкинин фотолары
|