Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Татарстан Президенты бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшенә бәя бирде

11 июль 2019, 12:15

Татарстан Президенты бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшенә бәя бирде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына рәхмәтен җиткерде. Парламентның соңгы биш елдагы эшенә бәя биреп, ул бүген 49нчы утырышта чыгыш ясады.

«Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясап, фидакарь, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул республиканың уңышлы социаль-икътисади үсешен тәэмин итте, бурычларны эзлекле хәл итеп, халыкның тормыш сыйфатын арттырды», - дип мөрәҗәгать итте Президент депутатларга.

Биш ел эчендә 500дән артык закон кабул ителгәнен әйтте. «Беренче чиратта, республика үсешен тәэмин иткән икътисади блок законнарын аерып үтәсем килә. Шулай ук, хокук бозуларга каршы көрәш буенча законнар да мөһим роль уйный. Бишенче чакырылыш елларында мәдәният, мәгариф, мәдәни мирас үсеше белән бәйле күп кенә проектлар чишелеш тапты», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Тулаем алганда, Дәүләт Советы эше шактый нәтиҗәле булды. Моңа депутатлар корпусының бердәм хезмәте, халык, гражданнар җәмгыяте институтлары белән актив эш, Хөкүмәт белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелде», - диде Президент. Ул шушы чакырылыш депутатлары белән берлектә, «Стратегия 2030» кабул ителгәнен искәртте.

Бу елларда икътисади үсешкә ирешелгәнен әйтте. Узган елда тулай төбәк продукты күләме 2 трлн. 400 млрд. сумнан артты. 2014 ел белән чагыштырганда, сәнәгать җитештерүчәнлеге 9,1 процентка, авыл хуҗалыгы 12,3 процентка артты. «Татарстан төбәкләрнең инвестицион климаты рейтингында тотрыклы рәвештә лидерлык позициясен били. 2015 елдан икътисадка 2,5 трлн. сумнан артык инвестиция кертелгән», - диде.

2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 52 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. «Илкүләм проектлар 2012 елгы Май Указларының дәвамы булды. 2012 елдан табибларның хезмәт хакы ике тапкыр, укытучыларныкы 1,7 тапкыр артты. Балалар бакчаларында 47 меңнән артык урын булдырылган, инвалидлар өчен 4 мең махсус урын җиһазланган», - дип шәрехләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, парламент эшендә фән һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләрне тәэмин итү өчен эксперт берләшмәләрен булдыру, «Ачык Татарстан» мәгълүмати порталында закон проектлары буенча фикер алышу мәйданчыгын булдыру уңай чагылыш тапкан.

«Кабул ителгән законнарның гамәлгә ашырылуына игътибар бирелүе дә мөһим. 2016 елда парламент контроле турында закон кабул ителү, 2017 елда законнарны мониторинглау буенча махсус комиссия булдыру шуңа ирештергән», - ди ул. Президент бишенче чакырылыш депутатларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтен җиткердеһәм яңа чакырылыш депутатларына ышанычын белдерде.

«8 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Парламентка күпмилләтле халкыбызның иң яхшы, куәтле, энергияле вәкилләре килер дип ышанам. Һичшиксез, хәзерге депутатларның бер өлеше сайлаучылар ярдәме белән эшен дәвам иттерәчәк, бу закон чыгару органы эшчәнлегендә дәвамчанлыкны тәэмин итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Аның сүзләренчә, яңа көчләр һәм алдагы чакырылыш депутатлары тәҗрибәсе социаль-икътисади үсешкә, иҗтимагый-сәяси тотрыклыкны, милләтара һәм динара тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән курсның уңышлы булачагына җирлек тудыра. «Парламентның яңа составы нәтиҗәле хезмәттәшлек, закон чыгару эше традицияләрен дәвам итәр дип ышанам», - диде Президент.

Президент алтынчы чакырылыш депутатлары үз эшен ике мөһим вакыйга алдыннан башлаячагын искәртте. Бу - ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы.

«Кемдер парламентта алга таба да эшләр. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез республикага бик кирәк. Игътибар белән карарбыз: бәлки, кемнеңдер үсеш юлы башка юнәлештә булыр», - диде. Президент кайсы гына партиягә карасак та, төп бурыч – республика, ил өчен яхшы гамәлләре кылу, республиканы яхшырак итү нияте булганын билгеләп узды.

«Исәнлек-саулык телим, исәнлек булса, калганы булыр. Сезгә хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм һәм киләчәктә зур уңышлар телим!» - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Александр Эшкинин фотолары