Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстанда "Бакчачы көне" билгеләп үтелә башлаячак

11 июль 2019, 14:56

Татарстанда "Бакчачы көне" билгеләп үтелә башлаячак
Татарстанда Бакчачы көнен билгеләп үтә башлаячаклар. Бу карар бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 49нчы утырышында кабул ителде.

"Татарстанда Бакчачы көнен билгеләү турында" карар проекты нигезендә, "Бакчачы көне" бәйрәмен ел да сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтү тәкъдим ителә. «Бәйрәмнең максаты – бакчачылык ширкәтләре, бакчачының абруен күтәрү», - диде депутат Валерий Власов.

"Татарстанда 1 меңнән артык бакчачылык берләшмәсе исәпләнә. 1 млн. га якын кеше үзен бакчачы дип саный. Россия Дәүләт статистикасы комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 450 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда яшәүчеләр шулай ук бакча тота", - диде ул.

Валерий Власов 2017 елдан республикада бакчачылык ширкәтләренең инфраструктур үсеше программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. Ә 2018 елдан эчке инженер инфраструктура объектларын төзекләндерү белән бәйле чыгымнарны каплау өчен ТР бюджетыннан субсидия бирү (кушылып финанслау принцибында) программасы үз көченә керде.

Дәүләт Советы депутатлары Карар проектын хуплады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, илнең башка төбәкләре дә Татарстан артыннан барыр. «Өлкәннәр дә, яшьләр дә бакчачылык белән азык-төлек кәрҗине өчен генә түгел, сәламәтлекне яхшырту, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү өчен дә шөгыльләнә», - диде парламент башлыгы.

 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Александр Эшкинин фотолары