Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан парламенты бакчачылар өчен судан лицензиясез файдалану срогын озайтуны сорый

11 июль 2019, 15:14

Татарстан парламенты бакчачылар өчен судан лицензиясез файдалану срогын озайтуны сорый
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яисә дача хуҗалыгы алып бару өчен төзелгән коммерциячел булмаган оешмаларны хуҗалык-көнкүреш өчен су белән тәэмин итү максатларында, җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия алмыйча, җир асты суларын чыгару хокукы срогын озайту мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате кабул ителде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан лицензия алмыйча судан файдалану ярамаячак. Моннан чыгып, хәзер республиканың бакчачылык ширкәтләре судан файдалану хокукына лицензия рәсмиләштерү буенча актив эш алып бара.

Дәүләт Думасына федераль законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карау тәкъдим ителә. Бакчачылык өчен булдырылган коммерцияле булмаган оешмаларга судан лицензиясез файдалану срогын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту сорала.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча федераль үзәктән аңлау булачагына ышанычын белдерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Александр Эшкинин фотолары