Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото















Фәрит Мөхәммәтшин парламентның биш еллык эшенә йомгак ясады

11 июль 2019, 16:22

Фәрит Мөхәммәтшин  парламентның биш еллык эшенә йомгак ясады
Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы үз эшен төгәлләде. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 49нчы утырышта биш еллык эшкә йомгак ясады.

«Биш ел узып та китте. Һәр чакырылыш яңа планнар, казанышлар, ачышлар белән күзаллана. 2014-2019 еллар искәрмә түгел, мөһим вакыйгалар күп булды, бу чор җиңелләрдән булмады», - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин соңгы биш елда спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол мундиале узганын, парламентаризмның 25 еллыгы, ТАССР Югары Советы сайлануның 80 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте.

«Бу елларда Татарстан яхшы үсеш алучы субъект икәнен күрсәтеп, лидер төбәкләр санына керде. Россия икътисадында санкция басымына, финанс чикләүләренә карамастан, без эзлекле социаль-икътисади үсешне саклап кала алдык», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы 2015 елда закон статусында кабул ителгән 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе ил күләмендә иң яхшы төбәк практикаларының берсе буларак танылуын билгеләп узды.

Дәүләт Советы соңгы биш елда 49 утырыш уздырган, аларда 1989 мәсьәлә каралган. Татарстан Президенты тарафыннан 561 закон имзаланган. 692 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының 95 мөрәҗәгате каралган.

ТР Дәүләт Советы Президиумының 51 утырышы үткән. 220 сорау каралган, 275 карар кабул ителгән.

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү мәсьәләсенә аерым тукталы узды.

«Без моңа Татарстан прокуроры белән Лаешка чыккач инандык, шушы мәсьәләне карадык. Бүген кешеләргә карата игътибар җитми, кире кагалар, кешене үз предприятиесе, җитәкчесе, я район башлыгы тирәсендә әйләндереп йөртәләр. Хакимияткә ышанычлары бетә, хакимиятнең абруе төшә. Лаешта бу темага җитди сөйләштек. Ышанам: яңа чакырылышта да бу эш дәвам итәр», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» закон кабул ителгәнен әйтте.

«Закон кысаларында һәр сишәмбе кабул итү көне буларак билгеләнде. Шул рәвешле, төрле ранг җитәкчеләренең җаваплылыгын легальләштердек. Мәсәлән, Магановның да кабинетында сишәмбе 14.00-16.00дә кабул итәм дип язылган, ул шул вакытта эш урынында булып, кабул итәргә тырыша. Шулай ук, башка ваграк берләшмәләр, предприятиеләр дә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул биш ел эчендә үз адресына халыкны кабул итеп, ярдәмен күрсәткән депутатлар турында 264 хат килгәнен әйтте. «Сезгә моның өчен зур рәхмәт. Сез ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышкансыз», - диде парламент башлыгы.

Депутатлар биш ел эчендә гражданнардан, иҗтимагый һәм юридик оешмалардан барлыгы 62 меңнән артык мөрәҗәгать һәм шикаятьне караган.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Александр Эшкинин фотолары