Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

15 июль 2019, 13:07

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты. Төркия дипломатының КТатарстандагы дипломатик миссиясе төгәлләнә.

Доган әфәндегә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең позитив яссылыкта ныгуын билгеләп үтте. "Татарстан җитәкчелеге Төркия Республикасы белән сәүдә, икътисадый, мәдәни һәм фәнни өлкәләрдә хезмәттәшлеккә аеруча зур игътибар бирә, - диде ул. - Без шулай ук парламентлар арасында элемтәләрнең ныгуын да телибез. Чөнки 1995 елда ук Төркия Бөек Мили Җыены белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында Беркетмә имзаланган иде".

Доган әфәнде консуллыкның эшенә шартлар тудырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Мин Россиядә, аерым алганда Татарстанда, эшләвем белән бәхетле, - диде ул. - Республиканың күп кенә шәһәрләрендә булырга туры килде, алар миңа бик ошады, Татарстанның Россиядәге иң алдынгы регион булуына ышандырдылар. Без Россия белән мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез, Татарстанны яратабыз".

Очрашу барышында шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында фикер алышу булды. Төрек милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Хушлашканда Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәт Доганга дипломат эшчәнлегендә киләчәктә дә уңышлар теләде һәм истәлеккә ТР 5нче чакырылыш Дәүләт Советы турында китап бүләк итте.

Матбугат үзәге