Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” депутатлары эшенә йомгак ясады

12 июль 2019, 19:13

Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” депутатлары эшенә йомгак ясады
“Бердәм Россия” фракциясе Татарстан парламентында тулаем алганда “яхшы эшләде”. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов V чакырылыш Дәүләт Советында партия фракциясенең эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Минем, фракция җитәкчесе буларак, башкарган эшләр өчен кызарырга нигез юк. Планлаштыру, планнар һәм карарларны үтәү, минем хезмәттәшләрне дисциплина һәм җаваплылык өчен тәнкыйтьләргә кирәк түгел. Фракция яхшы эшләгән дигән нәтиҗәгә килдек”, - диде депутат.

Ул искә төшергәнчә, 2014 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда “Бердәм Россия” 84,2 процент тавыш җыйган, партия фракциясе составына 82 депутат кергән.

“Биш ел эчендә "Татарстан – Яңа гасыр" депутатлар төркеме белән 48 уртак утырыш, Президиумның 45 утырышы уздырылды, анда оештыру мәсьәләләрен карадылар. 
Фракция эшчәнлегенең биш еллык чорында 138 мәсьәлә каралды. Һичшиксез, закон чыгару эшчәнлеге беренче урында тора иде. Бу вакыт эчендә 599 закон проекты каралды, шуларның 561е закон проекты булды”, – диде Юрий Камалтынов.

"Татар-информ" МА язмасы буенча