Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



































Татарстанда егерменче тапкыр Питрау крәшен мәдәнияты фестивале булды

21 июль 2019, 9:47

Татарстанда егерменче тапкыр Питрау крәшен мәдәнияты фестивале булды
20 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында егерменче тапкыр Питрау крәшен мәдәнияты фестивале узды. Анда ТР Дәүләт Советы, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бәйрәмдә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Питрауны крәшен этносының визит карточкасы дип бәяләде. "Респубюликада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрендәбулганда, мин иң җылы хисләр кичерәм, - диде ул. - Бүгенге бәйрәм республикабызның гына түгел Россиянең бик күп төбәкләреннән кунаклар җыйган. Татарстанда яшәүче барлык халыклар республикабызның мәдәни йөзен матур эчтәлекле итүгә өлеш кертәләр. Җәйге бәйрәмнәрнең теле барыбызга да аңлаешлы. Күп милләтле республикада шулай булырга тиеш тә".

Бәйрәмнең бик югары дәрәҗәдә оешканлыгын ассызыклап, Фәрит Мөхәммәтшин аның башында торып, канатландырган һәм ярдәм иткән кешеләргә - Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка һәм республиканың крәшен оешәмасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Иван Егоровка аерым рәхмәт белдерде. "Сезнең энергиягез, туган халкыгызга, мәдәниятка, җирегезгә булган мәхәббәт барлык крәшеннәрне тупларга ярдәм итә, - диде парламент җитәкчесе. - Төркиядән, Ираннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан килгән кунакларга барыбыздан да зур сәлам. Бәйрәмдә яшьләрнең күп булуы аеруча куандыра. Димәк, халык хәтерендә тупланган иң яхшы гадәтләр һәм йолалар, тарихка һәм телгә карата хөрмәт киләсе буыннарга да тапшырылып бара".

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентының Питрау-2019 бәйрәмендә катнашучыларга юллаган котлавын җиткерде.  

Матбугат хезмәте