Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

















Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

24 июль 2019, 17:36

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды
Бүген Казан Кремлендә төрле өлкәләрдә эшләүче 47 хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

“Бүген төрле өлкәләрдә хезмәт куючы иң тырыш, иң булган хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырыла. Аннан да шатлыклы көн юктыр. Дәүләт бүләге алу зур бәхет. Казанышларыгыз, фидакарь хезмәтегез, республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың беренче яртыеллыкта уңышлы үсеш алуын, аның Россия Федерациясе төбәкләре бишлегендә булуын, билгеләнгән планнар үтәлеп килүен искәртте. Ул 2019 елның биш аенда Татарстанның икътисад күрсәткечләре, былтыргы белән чагыштырганда, 100,7 процент булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, гомуми ел йомгаклары буенча үсеш 1,2-1,5 процент булыр дип фаразлана.

Дәүләт Советы Рәисе эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты уздырылачагын, һөнәри ориентациянең әһәмиятен билгеләп узды. “Кеше һөнәр сайлап, җәмгыятькә файда китерсен. Үз эшенең остасы булырга тиеш. Һәр коллективта сезнең кебек тырыш, булдыклы кешеләр бар, шуңа күрә коллективларыгыз хезмәтегезне бәяләү өчен республика, ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Ватан каршындагы казанышлар өчен” I дәрәҗәле орден медале белән “ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” башлыгы Сергей Захаров бүләкләнде. “Ватан каршындагы казанышлар өчен” II дәрәҗәле орден медале Казанның 2 нче пассажир авто-транспорт предприятиесе автобус йөртүчесе Андрей Митрофановка тапшырылды.

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира ӘхмәтовагаРоссия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды.

Баулы районының “Берлек” оешмасы сыер савучысы Әнисә Москвич Татарстанның атказанган терлекчесе булды.

Азнакай районы шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы – умартачы Гасимә Зәйдуллина Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. 50 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә.

“16 яшемнән СПТУны бетергәч, умарта карый башладым. Башта сеңлем, кызым белән 250 баш умарта карадык. Хәзер шәхси хуҗалыгымда 41 баш умартам бар. Эшем белән бик горурланам. Хатын-кызга корт карау бик авыр ул, теләсәң, булдырасың, яраткач, эшлисең. Корт карау кайгы-хәсрәтне тарата ул, корт чагудан да курыкмыйм”, – диде Гасимә Зәйдуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Казанның Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе директоры Илзия Юзмөхәммәтова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. “Татарстанда милли мәдәниятне саклауга, сәнгатьне үстерүгә, музыка белеменә зур игътибар күрсәтелә. Безнең эшне күреп, шулай югары бәяләсәләр, киләчәктә дә очынып эшләргә икеләтә көч бүләк итәсез”, - дип рәхмәтен җиткерде.

КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Рушания Габидуллина Татарстанның атказанган табибы булды. Ул медицина учреждениеләрендә модернизация нәтиҗәсендә дәвалау дөнья стандартлары дәрәҗәсендә башкарылуын әйтте. “Бу бүләк – ышаныч билгесе, хатын-кызларыбыз сәламәтлеге өчен зур җаваплылык. Республикабызның барлык хатын-кызлары сәламәт булсын иде”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләү тантанасын төгәлләп: “Ихлас күңелемнән котлыйм. Республикабыздагы иң катлаулы бурычларны хәл итү өчен сезнең кебек кешеләр күбрәк булсын иде”, – дигән теләктә калды.

Татар-информ