Яшьләр парламентына кандидатларны теркәү башланды
31 июль 2019, 12:21
Татарстанда беренче чакырылыш Яшьләр парламентына сайлану өчен яшьләрдән гаризалар кабул итә башладылар. Дәүләт Советы каршындагы әлеге орган әгъзасы булырга теләүчеләрне кандидат буларак теркәү https://molparlament.tatar/ сайтында оештырылды.
Яшьләр палатасына әгъза булып 18дән 30 яшькәчә булган Татарстанда яшәүче Россия Федерациясе гражданнары керә ала.
Парламентка 100 кеше сайланачак. Аларның 45е муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан, 35 кеше - яшьләр оешмаларыннан һәм калган 20 кеше үз теләге белән тәкъдим ителүчеләр.
Конкурс 3 этапта узачак. 25 июльдән 15 августка кадәр гаризалар кабул ителә, 16-19 августта кандидатлар үз төбәкләрендә программаларын тәкъдим итергә тиеш була, 22 августтан 6 сентябрьгә кадәр кандидатлар өчен тавыш бирү дәвам итәчәк. Ә 9-20 сентябрь арасында сайлауларга йомгак ясала һәм палатага сайланган яшьләрнең исемнәре бастырылачак.
Оештыру комитеты
|