Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

































Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә авыл җирлекләре башлыкларына үгет-нәсихәт бирде

06 август 2019, 16:22

Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә авыл җирлекләре башлыкларына үгет-нәсихәт бирде
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыкларының ролен билгеләп үтте. Аларга үгет-нәсихәт бирде.

“Безнең бурыч – тәвәккәл кешеләрне табып, аларга үз эшен ачарга ярдәм итү. “Авыл буйлап чыгып китим әле, бу кеше булдыра бит, кызыксындырыйм әле, күндерим әле” дип эзләнергә кирәк. Бу сезнең эш. Бу сорауларны активрак карарга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыкларына.

Аның сүзләренчә, мөмкинлекләр, грант ярдәме булганда, кулдан килгәннең бөтенесен башкарырга, кулланып калырга кирәк. “Республика казнасына гына өмет итеп утырып булмый. Сезнең инициатива кирәк. Ел азагында төрле сорауларны күпмедер чишә алган, терлек баш санын арттыруга ирешә алган, ниндидер производстволарга инициативалы кешеләрне тапкан авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләячәкбез”, - диде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, авыл халкы бик сизгер, ул авыл җирлеге башлыгының нинди уй-фикерләр белән яшәвен-эшләвен яхшы тоемлый.

“Бу эшкә алынгансың икән, ныклап тотынырга кирәк. Авыл халкы “җитәкче тормышын безнең белән бергә көйли” дип әйтерлек булсын. Зинһар өчен, республика җитәкчелеге исеменнән мөрәҗәгать итәм: Теләчедәге шушы сөйләшү халыкның эшлеклелек активлыгын арттыруда яңа юлларны эзләүгә этәргеч бирсен”, - ди ул.

Парламент җитәкчесе фикеренчә, авыл җирлекләре башлыкларының хуҗалыгында терлек асрау белән шөгыльләнүе дә уңай күренеш булыр иде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, кайбер авыл җирлекләре башлыклары мал асрауны үз үрнәгендә күрсәтә. Мисал өчен, Лаеш районы Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова сыер тотмаса да, симертүдә өч бозаулары булуын әйтте.

“Авыл җирлеге башлыгы үзе үрнәк күрсәтсә, башкаларны терлек асрауга өндәү җиңелрәк булачак”, - диде Ришат Хәбипов. Фәрит Мөхәммәтшин мал асрамаучы авыл җирлекләре башлыкларының кул күтәрүләрен сорады. Ләкин берәү дә җөрьәт итмәде.

Бүген биредә 11 район - Теләче, Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Мамадыш, Биектау, Питрәч, Лаеш, Арча, Әтнә, Балтач вәкилләре авылның үсеш факторлары турында фикер алышты. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 2019 ел башына шәхси хуҗалыкларда сыерлар баш саны Әтнәдә 17гә, Лаешта 1гә артса, калган районнарда кимү күзәтелә. КФХларда Әтнә, Арча, Мамадышта мөгезле эре терлек баш саны кимегән, шул исәптән сыерлар баш саны кимүе ягыннан Арча гына “кызыл” зонада.

Татар-информ