Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Әзербайҗан һәм Татарстан парламентлары тыгыз хезмәттәшлек итә ала, дип саный Разил Вәлиев

07 август 2019, 14:55

Әзербайҗан һәм Татарстан парламентлары тыгыз хезмәттәшлек итә ала, дип саный Разил Вәлиев
Узган анада Дәүләт Советыың Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Баку шәһәрендә Әзербайҗан парламентарийлары, галимнәре, мәдәният әһелләре һәм җирле татар оешмалары вәкилләре белән очрашты. Аның бу сәфәре Әзербайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе депутаты, профессор Ганира Пашаева чакыруы һәм Евразия халыкара эзләнүләр институты белән Бөтендөнья яшь төрки язучылар берлеге ярдәме нәтиҗәсендә оештырылган иде.

Әзербайҗан парламентнының өч комитеты депутатлары белән очрашуда Разил Вәлиев Татарстан Дәүләт Советының чит илләр парламентлары белән 10 һәм Россия төбәкләре парламентлары белән кырыкка якын килешү төзегәнлеген билгеләп үтте. "Безнең Төркия, Казахстан, Төркмәнстан, Чехия, Нью-Йорк һәм башкалар белән хезмәттәшлек турында килешүләребез бар, - диде ул. - Хезмәттәшлекне шулай беркетү Әзербайҗан һәм Татарстанда парламентаризм хәрәкәтен тагын да ныгытыр иде".

Мәдәният һәм сәнгать әһелләре, галимнәр һәм башкарма хакимият вәкилләре белән очрашу барышында Разил Вәлиев берничә ел элек Казанга зур төркем Әзербайҗан язучылары килеп китүен искә төшерде. Шуннан соң Әзербайҗан Язучылар берлеге ярдәме белән Тукай шигырьләре тәрҗемә итеп чыгарылган, яшь татар шагыйрьләренең антологиясе әзербайҗан телендә нәшер ителгән. "Һичшиксез, бу традиция дәвам итергә тиеш, - диде депутат. - Хәзерге вакытта без Әзербайҗан язучыларының иң яхшы әсәрләрен татар телендә бастырырга әзерлибез. Мәдәният, сәнгать, фән һәм мәгариф өлкәсендә активрак хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез".

Әзербайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе депутаты Ганира Пашаева (ул парламентта халыкара хемәттәшлек юнәлешен җитәкли) Әзербайҗан белән Татарстан арасында төрле юнәлешләрдә элемтәләрне яклавын белдерде. "Безнең халыкларның мәдәниятында һәм тарихында уртаклык тирән, - диде ул. - Төрки тамырларыбыз бер, динебез бер. Әдәби багланышларыбыз тарихы тирән. Ел саен татар язучыларының 2-3 китабын тәрҗемә итеп бастырырга ниятлибез. Әзербайҗан язучыларының "Карабах хатирәләре" дигән китабын татарчага тәрҗемә итеп чыгарырга да исәп бар. Россия белән Әзербайҗан арасындагы мәдәни хезмәттәшлек кысаларында башка проектлар да җитәрлек".

Сәфәр барышында Татарстан парламентарие Язучылар берлегенең "Натаван" клубында үзенең "Көзге яңгырлар" дигән китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты, Низами исемендәге әдәбият институты һәм әдәбият музее хезмәткәрләре белән очрашты.     

Татарстан Республикасының Бакудагы вәкиллегендә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстан халык язучысы, танылган җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашуга Бакуда яшәүче татарлар җыелган иде. Аларның саны егерме меңнән артык һәм күпчелеге татарлыгы белән горурланып яши. Мәгариф һәм мәдәният сораулары турында сөйләшкәндә, Баку татарлары Әзербайҗан хөкүмәтенең игътибарлы һәм ярдәмчел булуын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта алар татар артистлары концертларын, художникларның күргәзмәләрен, театрлар тамашаларын ешрак оештыруда ярдәм сорадылар. Алар әйткәнчә, җирле якшәмбе мәктәпләренә балаларга туган тел укыту өчен дәреслекләр, әдәбият, методик әсбаплар, газета-журналлар җитешми икән.

Татарстан депутатын шулай ук Сумгайыт шәһәрендә дә җылы каршы алдылар. Ул биредәге Гейдар Алиев үзәгендә муниципалитет җитәкчеләре һәм гади кешеләр белән аралашты. 

Матбугат хезмәте