Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


































Фәрит Мөхәммәтшин: Халыкның эшчәнлек активлыгын уртача дәрәҗәгә җиткерәсе иде

12 август 2019, 16:20

Фәрит Мөхәммәтшин: Халыкның эшчәнлек активлыгын уртача дәрәҗәгә җиткерәсе иде
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшчәнлек активлыгын уртача дәрәҗәгә җиткерү теләген белдерде. Бу хакта ул Яшел Үзәндә зональ семинар-киңәшмәдә әйтте.

Ул кече хуҗалык формалары үсеше өчен 2 млрд сум акча бүлеп бирелүен, грантлар буенча да билгеле суммалар күчерелүен искәртте. “Без бу мөмкинлекләрдән файдаланган кешеләрне дә күрәбез. Алдынгы карашлы җирлек башлыклары эшмәкәрләрне таба, тырышалар. Битарафлар да бар, әллә аңламыйлар, әллә белмиләр. Сәбәпләрен ачыклыйсы, халык эшчәнлеген уртача дәрәҗәгә менгезәсе иде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы авылларны саклап калу өчен республика программаларының әһәмиятен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, 38 республика социаль программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. "Россиядә бер ел эчендә картадан 300гә якын авыл юкка чыга бит. Бу хезмәт, рухи, мәдәни потенциалны югалту дигән сүз”, - ди ул.

Аның фикеренчә, авыл җирлегендә дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр арта бара, бары тик шартлар гына тудыру зарур. “Авыл хезмәтчәннәренең югары керемен тәэмин итү – актуаль сорау”, - диде Мөхәммәтшин.

Ул авыл җирлекләре башлыклары үз авылы активлыгын кайгыртырга тиешлеген искәртте. “Кооперативлар булдыру, терлек санын киметмәү, ә арттыру, халыкның мәшгульлеген кайгырту, мәшәкатьләрен киметү кебек бурычлар куела. Авыл "картая", халкы кими”, - диде. Сүз уңаеннан, соңгы 20 ел эчендә Татарстанда авыл халкы 100 меңгә кимегән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый утырышларда авыл җирлеге башлыгы, район башлыгы дәрәҗәсендә дә хәл итеп була торган мәсьәләләр дә күтәрелә. Бу нисбәттән, ул җирле түрәләргә халык белән тыгызрак мөнәсәбәттә торырга кирәклеген искәртте.

Татар-информ