Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





























Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада булды

14 август 2019, 16:45

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада булды
14 августта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама муниципаль районына сәфәр кылды. Анда ул тоташ металл кордлы шиннар заводы эшчеләре белән аралашты һәм яңа мәктәп төзелеше белән танышты.

Республиканың төп нефть компаниясенә керүче шин комплексына парламент башлыгы Түбән Кама башлыгы Айдар метшин һәм Татнефть генераль директоры Наил Маганов белән бергә килде. Заводның заманча цехларында йөргәндә, Фәрит Мөхәммәтшин предприятиенең продукциясен кемнәргә җибәрү, йөк машиналарын комплектлауга һәм икенчел базарга нинди күләм җибәрелү турында кызыксынды.

Завод эшчәннәренең эш шартлары һәм хезмәт хакы турында сорашып, ул шундый очрашуларның даими оештырылуын искә төшерде. Яшь шинчылар аңа үз гозерләрен әйттеләр. Шуларның берсе - яңа микрорайоннарда балалар бакчалары һәм мәктәпләр җитешмәү. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр башлыгы Айдар Метшинга социаль объектлар төзегәндә иске һәм яңа микрорайоннарда кеше санының арту-кимүен искә алырга тәкъдим итте. "Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту, аларның балалары турында кайгырту - хакимиятнең төп бурычларыннан берсе", - дип искәртте парламент җитәкчесе.  

Заводта 650 кеше эшли. 9 ел дәверендә биредә 7 млн 200 мең шин җитештерелгән.  

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "Батыр" спорт мәктәбендә яшь волейболчылар белән очрашты һәм 37нче микрорайонда төзелеп бетеп килүче урта мәктәптә укыячак балаларның ата-аналары белән сөйләште.

Көнне икенче яртысында ул район һәм шәһәрнең активы белән очрашуда катнашты.

Матбугат хезмәте