Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин: "Коммерцияле булмаган оешмалар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген таба"

20 август 2019, 18:52

Фәрит Мөхәммәтшин: "Коммерцияле булмаган оешмалар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген таба"
Коммерцияле булмаган оешмалар авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеген таба. Бу хакта бүген Әлмәттә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң яхшы социаль проектлар авторларына «Татнефть» ГАҖ грантларын тапшыру тантанасында әйтте.

«Сез үз проектларыгыз, йөрәгегез һәм күңелегез аша үткәреп, күпме төрле кешене бәхетле иттегез. Сез авыр тормыш шартларында калган һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген таба аласыз. Кыскасы, үз тирә-юнебездәге дөньяны яхшыга үзгәртәсез. Сезнең игелекле гамәлләрегез безнең уртак йортыбыз – Татарстан Республикасы киләчәгенә үз өлешен кертер, киләчәктә дә гражданлык җәмгыяте үсешенә ярдәм итәр, дип ышанам», – диде конкурста җиңүчеләргә Дәүләт Советы Рәисе.

Ул коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар вәкилләренә «дәүләтебез төрле сәбәпләр аркасында хәл итәргә өлгермәгән проблемалар белән шөгыльләнүләре өчен» рәхмәт белдерде.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов җиңүчеләргә грантлар тапшырды. «Конкурсның географиясе ел саен киңәя, ә бу безнең уңышларыбыз һәм җитлегүебез, гражданнарга үз инициативаларын күрсәтергә мөмкинлек бирүебез турында сөйли», - диде ул.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары