төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 гыйнвар 2020
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
"Канун. Парламент. Җәмгыять." тапшыруы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин:"Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру - дәрәҗә һәм зур җаваплылык"

21 август 2019, 17:42

Фәрит Мөхәммәтшин:"Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру - дәрәҗә һәм зур җаваплылык"
WorldSkills хәрәкәте яшьләрнең потенциалын ачарга, аларның үз көчләренә һәм уңышлы киләчәгенә ышанычларын ныгытырга ярдәм итә. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин WorldSkills International Генераль ассамблеясы утырышында хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны республика җитәкчелеге һәм татарстанлылар исеменнән сәламләде. «Татарстан башкаласы мондый югары дәрәҗәдәге чараларны беренче тапкыр гына оештырмый – без Универсиаданы, ФИНА чемпионатын, футбол мундиале уеннарын кабул иттек. Әмма һәрберсе - зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык», - диде республика парламенты башлыгы.

Ул WorldSkills Internationalда катнашучы илләр вәкилләренә, Татарстанга 45нче Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатын уздыру ышанычы өчен, рәхмәт әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе иртәгә 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ачылачагын искәртте. «Безнең өчен, һичшиксез, чара гына түгел, ә иң беренче чиратта дөнья дәрәҗәсендәге технологияләр һәм стандартлар, ихтыяҗ булган һөнәрләр белән танышу, аларның илдә популярлыгын арттыру да мөһим», — дип саный республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин кабул итүче як хокукларында Франциянең Лион һәм Япониянең Айти префектурасы вәкилләренә 2023 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру хокукы өчен көрәштә уңышлар теләде.

WorldSkills Генераль ассамблеясы ике елга бер тапкыр уздырыла. Съездда WorldSkills International (WSI) әгъзалары булган барлык илләрдән вәкилләр катнаша. Бүген Ассамблея химаясында дөньяның 68 иленнән 600дән артык кеше җыелды. Съездда Россияне WorldSkills Russia делегациясе тәкъдим итә, аны берлек генераль директоры Роберт Уразов җитәкли.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
30
31
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.