Фәрит Мөхәммәтшин Россия субъектларындагы закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында икенче урынны алды
22 август 2019, 16:55
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның июль аенда Россия субъектларындагы закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында икенче урынны алды. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшинның медиаиндексы 9 857,2 тәшкил итә. Рейтинг «Медиалогия» системасының массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Ул 51 меңнән артык чыганакны үз эченә ала: телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, Интернет-ММЧ.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|