Казахстан Премьер-министры «КАМАЗ», вертолетлар һәм ягулык җитештерелүен карады
22 август 2019, 19:08
Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин килде. Ул республиканың берничә алдынгы предприятиесен карады – аның эш графигында беренче булып «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм Казан вертолет заводында булды.
«Бигеш» халыкара аэропортында Казахстан Премьер-министрын Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
«ТАНЕКО»да Казахстан делегациясенә нефть эшкәртү һәм нефть продуктлары – автомобиль бензины, авиация керосины, майлау материаллары җитештерү өчен билгеләнгән төп җайланмаларны күрсәттеләр.
Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин әйткәнчә, Татарстанга сәфәре максатларының берсе - уңышлы сәнәгать проектларын өйрәнү, шулай ук нефть эшкәртү тармагында хезмәттәшлекне киңәйтү.
Бүген үк Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашты. Кич белән Казахстан делегациясе «Казан Арена»стадионында 45нче WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга планлаштыра.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|