Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

















Угра елгасындагы кара-каршы торуны Россиянең истәлекле датасы дип тану илдәге сәяси вазгыятьне какшата, дип саный депутатлар

26 август 2019, 19:23

Угра елгасындагы кара-каршы торуны Россиянең истәлекле датасы дип тану илдәге сәяси вазгыятьне какшата, дип саный депутатлар
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетларының уртак утырышы булды. Депутатлар «Сугышчан дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында» Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» («11 ноябрь – Угра елгасында Бөек кара-каршы тору» көне тәмамлану (1480 ел)» истәлекле датасын билгеләү турында) федераль закон проектын карадылар.

“Закон проектының максаты — 11 ноябрьдә Угра елгасындагы кара-каршы торуны Россиянең истәлекле датасы дип тану”, - диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Утырышта әгъзаларга Калугада 2017 елда халыкара “Угра елгасында кара-каршы тору һәм Россия үзәкләштерелгән дәүләтен формалаштыру: локаль һәм глобаль контекстлар” Бөтенроссия фәнни конференциясе уздырылганы турында искәртелде.

“Калугада үткән конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителгән, аның төп нигезләмәсе — 11 ноябрьдә Угра елгасындагы кара-каршы торуның җиңү көнен Россиянең истәлекле датасы дип тану турындагы инициативаны хуплау турындагы карар", - дип билгеләп үтте комитет рәисе.

ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты бәяләмәсе нигезендә, Әхмәт хан гаскәрләренең Угра елгасыннан китүе рус җирләрен Алтын Урда ханнарыннан азат итүнең истәлекле датасы буларак тану өчен нигез җитәрлек түгел.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе  Разил Вәлиев әлеге законда экстремизм элементлары булу мөмкин дип саный. “Минемчә, бу законны кабул итсәк, Россиядәге сәяси вазгыятькә тагын бер тагын бер проблема өстәлә. Әлеге закон проектын экспертизага бирергә кирәк. Моңа кадәр закон проектларын парламент тикшерүләре аша үткәрә идек, безне чакыралар иде. Ә монда үзләре генә кабул иткәннәр”, - диде ул.

Утырышта әлеге закон проектын берничек тә хупларга ярамый, дигән нәтиҗәгә килделәр. “Капма-каршы торулар күп булган. Әгәр дә һәр истәлекле көнне бәйрәм итә башласак, безнең бәйрәм атна саен булачак. Бер илдә яшәгән халыкларны бер-берсе белән дошманлаштырырга тырышу бик тә мәкерле ул. Моны тәкъдим итүчеләр үзләренә бәйрәм ясыйбыз дип, игътибар арттырырга телиләр”, - дип сөйләде депутатлар.

Һәр ике комитет та Татарстан Дәүләт Советына әлеге закон проектын хупламаска тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проекты буенча сораштыру юлы белән тавыш бирәчәкләр.

 "Татар-инфлорм" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары