Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Кытай делегациясе Дәүләт Советында булды

27 август 2019, 16:14

Кытай делегациясе Дәүләт Советында булды
Кытай Халык Республикасының Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе Татарстан Дәүләт Советында булды. Алар өчен экскурсияне парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе үткәрде.

Кунаклар парламент үзәген карады, Татарстан Республикасы Парламентаризм музеенда булды, Дәүләт Советы эшчәнлеге белән танышты. Мактаулы кунаклар китабында Ван Юнцин әфәнде Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә һәм тирәнәйтүгә өмет белдергән язма калдырды.

Кытай делегациясе Казанга WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде, аның барышында Кытайга дөнья беренчелеге эстафетасы флагы тапшырылачак.

Бүген кунаклар Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Казан федераль университетында булды. 1887 елда КФУның юридик факультетта белем алган Владимир Ильич Ульянов-Ленин лекцияләр тыңлаган аудиторияне дә карадылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары