Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Татарстан парламентында Германия делегациясе булып китте

03 сентябрь 2019, 18:28

Татарстан парламентында Германия делегациясе булып китте
3 сентябрьдә бер төркем немец сәясәтчеләре Татарстана парламентында булып китте. Алар Казанга "Татарстан һәм Бавария мисалында Россиядә һәм Германиядә федерализм торышы" дигән Россия-Германия диалогы кысаларында килгән иделәр. Делегация белән Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев очрашты.

Очрашу башланганчы, кунаклар парламент үзәге белән таныштылар - парламентның утырышлар залын, рәсми делегацияләрне кабул итү бүлмәсен карадылар һәм парламентаризм тарихы музеенда мактаулы кунаклар китабында истәлек язуы калдырдылар.

Очрашу Дәүләт Советының китапханәсендә булды. Делегация җитәкчесе, үткәндә Бавариянең федерация эшләре буенча министры булып эшләгән профессор Урсула Мэннле Татарстан парламенты җитәкчелегенә республиканың иң югары вәкиллекле органы белән танышу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде һәм регионнарның парламентлары безнең илләр өчен мөһим булуын билгеләп үтте. "Җирле парламентларның федераль үзәк һәм урыннардагы хакимият белән үзара эшләүнең нәтиҗәле булуы мөһим, - диде ул. - Бу юнәлештә безгә Татарстан мисалы кызык".

Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев кунакларга кыскача гына Россиядә федератив мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеге турында сөйләде. "Россия - сәяси традицияләргә, этник һәм дини үзенчәлекләргә бай ил, - диде ул. - Федератив төзелеш мәсьәләләрен камилләштерү алгы планда тора. Татарстан әлеге процесста актив катнаша, федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләр үрнәге күрсәтә. Без дә дөньядагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез. Аерым алганда, безне Германиядәге федераль җирләр белән федераль үзәк мөнәсәбәтләре кызыксындыра".

Аннары яклар федератив дәүләтләрдә үзәкләштерүгә караш, донор регионнарның илне үстерүдәге урыны, алдынга технологияләрне куллануның нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Бавария Ландтагы депутаты Герхард Хопп, Европа һәм Трансатлантика диалогының Ханс Зейдель фонды җитәкчесе урынбасары Хеннинг Зенгер, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Матбугат хезмәте