Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскида социаль объектлар карады

02 сентябрь 2019, 17:34

Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскида социаль объектлар карады
Дәүләт Советы Рәисенең эшлекле сәфәре Менделеевск районында дәвам итте. Парламент җитәкчесе Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты, шулай ук республика программалары буенча төзелгән һәм ремонтланган социаль объектларны карады.

Менделеевскида Фәрит Мөхәммәтшин 1нче мәктәптә булды, анда укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады.

Парламент башлыгы шулай ук «Яшьлек» яшьләр үзәгендә булды. Аның базасында иҗтимагый оешмалар, секцияләр һәм районның яшьләр инициативаларын тормышка ашыру үзәге эшли.

Микрорайонда Фәрит Мөхәммәтшин яңа ачылган табиб амбулаториясендә булды. Учреждениедә 1,6 меңгә якын кеше медицина ярдәме ала алачак.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе Иске Гришкино авылында булды, анда капиталь ремонттан соң авыл Мәдәният йорты ачылды. Аның базасында керәшен мәдәнияте үзәге эшли. Бинада шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, спорт залы да урнашкан.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте