Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин Казан авиация заводы эшчеләре белән очрашты

04 сентябрь 2019, 17:36

Фәрит Мөхәммәтшин Казан авиация заводы эшчеләре белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Парламент башлыгы предприятие директоры Николай Савицких озатуында цехлар карап йөрде һәм яңартылган Ту-160 очкычы цехында эшчеләр белән очрашты.

Казан авиация заводына 1932 елда Казан шәһәрендә нигез салына. Завод хәзерге вакытта гамәлдә булган Россия Федерациясе авиация сәнәгатенең иң эре предприятиеләренең берсе булып санала. Ул хәрби һәм гражданлык самолетлары, шулай ук халык куллану товарлары җитештерә. Биредә 7877 кеше эшли.

“Мин Казан авиация җитештерү берләшмәсенең эшләү рәвешен карап чыктым, ул 2000 еллардан күпкә аерыла. Эш бар. Димәк, хезмәт хакы да булыр, проблемалар да чишелер, иң мөһиме – белгечләр бар. Мин хәтерлим, туксанынчы елларда чүкеп беркетүчеләрне эзләгәннәр иде. Аларны бернинди югары уку йорты да әзерләми булып чыкты”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эшчеләр Фәрит Мөхәммәтшинга үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр. “Балага бер ярым яшь тулгач, эшкә чыгасы килә. Әмма Казанда сабыйлар өчен төркемнәр җитеп бетми. Татарстанда ачылыр микән?” – диде алар. “Үткән берничә елда гына республикада яңа балалар бакчасын төзедек, бөтен игътибар хәзер шунда. Алла бирса, без ике-өч елда төзиячәкбез”, - дип вәгъдә бирде рәис.

“Россия Президенты Владимир Путин программасы буенча илкүләм проектлар үтә. Республикабызга шушы мәсьәләләргә өч елга федераль бюджеттан 50 млрд сумнан артык акча алырга торабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Завод ветераннары оешмада утыз елдан артык эшләүләрен һәм “хезмәт ветераны” исемен ала алмаулары мәсьәләсен дә күтәрде. “Әйтик, фатирга, юлга ташлама булсын иде. “Почет ветераны” һ.б. исемнәрне заводта бирәләр, әмма алар республика дәрәҗәсендә саналмый”, - диде алар.

Фәрит Мөхәммәтшин бу сорауның беренче генә бирелмәвен әйтте. “Әлеге мәсьәлә федераль закон тарафыннан көйләнә. Без шул кысаларда федераль законнар нормасын кабатлыйбыз. Ташламалар күләмен арттыру буенча күп тапкыр мөрәҗәгать иттек. Минемчә, сайлаулар беткәч, без бу сорауга янәдән кайтырбыз”, - диде ул.

Авиация заводы эшчеләре “Атказанган авиатөзүче” исемен булдыру үтенечен җиткерде. “Атказанган машина төзүче” исеме бар, “авиатөзүче” юк. Законга үзгәреш кертсеннәр иде”, - диде алар. “Атказанган машина төзүчесе” исеме бирелгәндә авиатөзүчеләрне дә исәпкә алалар, чөнки ул бер тармакка керә. Әмма бу турыда уйларбыз”, - дип җавап бирделәр.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин, туксанынчы елларны исенә төшереп: “Сез әле ярый авыр елларны белмисез. Завод директоры Виталий Копылов киткәннән соң, зур проблема булды. 30-40 мең эшчегә сигезәр ай буена хезмәт хакы түләнмәгән иде. Без кышын ипи, он, ярма өләшеп йөрдек. Шундый еллар да бар иде. Бүген сездә бик яхшы перспектива”, - диде ул.

"Татар-информ"  МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары