Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин 80 илдән килгән волонтерларны сәламләде

06 сентябрь 2019, 14:23

Фәрит Мөхәммәтшин 80 илдән килгән волонтерларны сәламләде
Бүген Казанда «Идел» Яшьләр үзәге базасында FISU Volunteer Leaders Academy III Халыкара белем бирү форумы ачылды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 80нән артык илдән килгән волонтерларны сәламләде.

«Спорт, шул исәптән волонтерлар аша да, дөньяда берләштерә торган дуслык һәм татулык көченә әверелде. Илебездә, аерым алганда, Татарстанда, спортны яраталар. Без соңгы елларда зур ярышларның республикада ешрак үткәрелә башлавы белән бәхетле. Спорт чараларын сездән башка оештыру мөмкин дә түгел, волонтерлык хәрәкәте аша нинди зур зур кунакчыллык хезмәте күрсәтүегезне сез күз алдына да китерә алмыйсыз», - диде парламент башлыгы форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Аның әйтүенчә, Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын уңышлы үткәрү волонтерларның нәтиҗәле һәм файдалы эшчәнлегенең ачык мисалы булды.

FISU Volunteer Leaders Academy - Франциянең Монпелье шәһәрендә FISU ның XIII Форумында волонтерлар бергәлеге тарафыннан тәкъдим ителгән һәм FISU Президенты Олег Матыцин ярдәмендә гамәлгә куелган уникаль проект.

Беренче Академия Казанда 2017 елның 2-8 июлендә, икенчесе 2018 елның 14-22 июнендә узды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары