Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин сәламәтлек саклау учреждениеләренә микроавтобус ачкычлары тапшырды

07 сентябрь 2019, 12:19

Фәрит Мөхәммәтшин сәламәтлек саклау учреждениеләренә  микроавтобус ачкычлары тапшырды
7 сентябрьдә республиканың муниципаль районнары сәламәтлек саклау учреждениеләре автопаркы 42 яңа ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары белән тулыландырылды. 39 район вәкиленә Ford Tranzit микроавтобуслары ачкычларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданга җыелган районнар вәкилләрен Фәрит Мөхәммәтшин республика  җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар елдан ел арта баруын искәртте.  "Әлеге тармакны яңарту, яңа биналар салу һәм булганнарын төзекләндерү, техник  тәэмин ителеш  өчен зур акчалар бүленә, - диде ул. - 2019 елда республика бюджетыннан 187 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын алу өчен  860 миллион сум бирелгән. Сонгы  3 елда гына да 207 беренчел медицина ярдәме курсәтү объекты, поликлиника төзекләндерелгән. Яр Чаллы шәһәрендә 21 нче поликлиника һәм  2 нче шәһәр хастаханәсе,  Казан каласында Медицина университетының хирургия корпусы,   Зәйдә поликлиника белән  стационар, Арча үзәк хастаханәсе стационары һәм башка зур  объектлар куллануга тапшырылган".

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, авыруга ашыгыч ярдәм күрсәтүче белгечләрнең эш тизлеге һәм нәтиҗәлелеге  транспортның техник бәяләмәсенә дә бәйле. "Бүген республиканың Ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләре  42 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы ала,  - диде ул. - Күптән түгел, август ахырында, шундый 75 автомобиль Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республика сәламәтлек саклау оешмаларына бирелгән иде. Санитар автомобиль белән тәэмин ителеш моннан соң да дәвам итәчәк, республикага янә 70 машина кайтарыла. Алар халыкка ышанычлы хезмәт итсеннәр дигән теләктә калам. Юлларда хәвеф-хатәрсез йөреп, халыкка тиз арада сыйфатлы ярдәм күрсәтергә язсын. Хәерле юл сезгә !"

Лаеш районы вәкиле Рөстәм Фәттәхетдинов җавап сүзендә республика җитәкчелегенә сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм медицина  хезмәткәрләренә күрсәткән даими игътибар өчен зур рәхмәт әйтте.

Тантаналы чарада Дәүләт Советы депутатлары, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте