Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин:"Парламентта тормыш күргән депутатлар да, яшьләр дә кирәк"

08 сентябрь 2019, 19:53

Фәрит Мөхәммәтшин:"Парламентта тормыш күргән депутатлар да, яшьләр дә кирәк"
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында парламентның яңа составын ничек күз алдына китерүе турында сөйләде.

“Парламентта тормыш күргән депутатлар да кирәк. Бөтенләй яңартып булмый бит инде аны. Яшьләр дә, яңа кешеләр дә кирәк”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, халыкта гадәттәгечә ниндидер үзгәрешкә, яңарышка омтылыш бар. “Аларның яңа депутатлар күрәсе килә, шуңа күрә исемлектә 45 проценттан артык яңа кешеләр сайлауда катнаша. Бер мандатлы округларда 60 процент чамасы яңа кандидатлар теркәлде. Яшьләрнең саны арта”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килү күрсәткече 14.00 сәгатьтән соң шәһәр халкы хисабына артырга тиеш. Аның фикеренчә, сайлау кампаниясен 7 дә башлау үзен аклый. Авыл халкы шул инициатива белән чыкканын искәртте.

“Авыл җирендә, бакчаларда эшләү өчен искиткеч кояшлы көн. Әлегә көннең беренче яртысында авыл халкы күбрәк тавыш биргән. Бу аңлашыла да. Шәһәрләрдә традицион рәвештә соңрак. Хәер, Чаллыда төшкә үк тавыш бирүчеләр саны 30 проценттан арткан иде, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясе закон кысаларында барганын әйтте.

Парламент рәисе сәяси партияләрдән күзәтүчеләр күп булганын билгеләп узды. Ул күзәтүчеләр вазифасы сайланган парламентка күбрәк легитимлык бирәчәк, диде.

Ул беренче сайлауда 49 мең кеше катнашканын да искәртте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары