Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләр закон чыгару җыеннары башлыклары рейтингында беренче

12 сентябрь 2019, 8:56

Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләр закон чыгару җыеннары башлыклары рейтингында беренче
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның августында Россия субъектлары закон чыгару органнары башлыклары арасында үткәрелгән медиарейтингта беренче урынны алды. Мәгълүматны «Медиалогия» компаниясе тәкъдим итте.

Рейтингка аңлатмаларда билгеләп үтелгәнчә, медиа-сәнәгать өлкәсендә Фәрит Мөхәммәтшинның бик күп искә алынуы «Уграда торуны бәйрәм итү» федераль закон проекты тирәсендәге вазгыять белән бәйле.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «11 ноябрь — Угра елгасында Бөек торыш тәмамланган көн (1480 ел)» - Россиянең истәлекле көнен билгеләү турындагы Федераль закон проектына карата тискәре бәяләмәне имзалады һәм Дәүләт Думасына җибәрде, — дип билгеләп үтелә «Медиалогия» хәбәрендә.

Шулай ук республика парламенты спикеры катнашындагы төп вакыйгалар арасында — «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проекты финалистлары белән очрашу һәм Теләче районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе бар.

"Татар-информ"  МА язмасы буенча