Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты формалаша

11 сентябрь 2019, 17:14

Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты формалаша
11 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы каршында беренче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру конкурсын оештыру комитетының чираттагы утырышы булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова алып барды.

Яшьләр парламенты депутатларын сайлау йомгаклары турында ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов мәгълүмат бирде. "25 июльдән 15 августка кадәр конкрусның беренче этабында 444 кандидаттан гариза килде, - диде ул. - Оештыру комитеты 54 кандидатураны төрле сәбәпләр каркасында конкурска уздырмады".

Гариза бирүчеләрнең уртача яше - 23,8.

22 августта икенче һәм өченче этап башланган.  Дебатлар республиканың 6 шәһәрендә барган. Барлыгы 22 чара булып, аларда 236 кандидат һәм аларның меңнән артык яклаучысы катнашкан.

Кандидатлар өчен "Татарстанда яшәүчеләрдән сораштыру" дигән порталда тавыш бирүдә 23 мең 282 кеше тавыш биргән.

Оештыру комитеты карары белән, Яшьләр парламентына үзен тәкъдим иткәннәрдән 19 әгъза сайланган. Өч кеше бертигез тавыш җыйганлыктан, шуларның берсен сайлар өчен аларның программаларын тагын бер кат тәкъдим итү мөмкинлеге бирелгән. Әлеге категориядәге соңгы әгъза 13 сентябрьдә билгеле булачак.  

Яшьләр һәм коммерция характерында булмаган оешмалардан 35 депутат сайланган.  

Муниципаль районнардан 37 әгъза сайланган. Ә 8 районда сайлаулар булмады дип танылган. Актаныш, Әгерҗе, Лаеш, Сарман, Чирмешән, Югары Ослан, Ютазы һәм Яңа Чишмә районнарында өстәмә сайлауларны яңа формалашкан Яшьләр парламенты оештырачак.

Матбугат хезмәте