төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә була

13 сентябрь 2019, 17:09

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә була
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә булачак. Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Шулай ук утырышта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең узган сайлаулар нәтиҗәсе турындагы мәгълүматы тыңланды һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды.

Президиум утырышын ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшин 2019 елның 8 сентябрендә узган парламент сайлауларында катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. "Тулаем алганда, Дәүләт Советына сайлаулар уңышлы узды, анда сайлаучылар да, партияләр дә актив булды, - диде ул. - Үзәк сайлау комиссиясе 7 партиянең вәкилләрен теркәгән иде. Сайлауларның нәтиҗәләре халыкның республика үсешен яклавы турында сөйли. Киләчәктә Татарстан халкы сайлау барышында белдергән мәсьәләләрне хәл итү буенча зур эшләр көтә безне. "Минем депутатым" дигән сервиска гына да кешеләрдән 8,5 меңләп мөрәҗәгать керде. Алтынчы чакырылыш парламенты республиканың алдынгы рәтләрдә булуы хакына эшләр дип ышанам".

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре турында мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов бирде.

Аның әйтүенчә, республикада, Үзәк сайлау комиссиясеннән  тыш, 65 территориаль, 2800 участок сайлау комиссиясе эшләгән. "Мобиль сайлаучы" проекты кысаларында 65 гариза кабул итү пункты оештырылган. Әлеге сервис белән 32 меңнән артык сайлаучы файдаланган. Тавыш бирүнең барышын 28 меңләп күзәтүче күзәткән. Удмуртиядән, Марий Элдән, Чувашстаннан, Ульян һәм Киров өлкәләреннән аеруча күп күзәтүче булган.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә партия исемлекләре буенча мандатлар "Бердәм Россиягә" (44 мандат) һәм КПРФка (6 мандат) бирелде. Бер мандатлы округларда 41 урынны "Бердәм Россия", 6 урынны үзен тәкъдим итүчеләр һәм берәр урынны ЛДПР, "Справедливая Россия", "Партия Роста" вәкилләре алды.

Президиум ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисеМ.Р. Шаһихмәтовның   алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларның нәтиҗәләре буенча  мәгълүматын игътибарга алды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тәкъдиме белән Президиум алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышын уздыру көнен һәм анда каралачак сорауларны карады.

"Дәүләт Советы Регламентының 39 статьясы нигезендә яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышын алдагы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы билгели, - дип искә төшерде ул. - Беренче утырышка чыгарылган сорауларны алдан карар өчен бишенче чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы депутатлар вәкилләре киңәшмәсен җыя. Вәкилләр җыелышына вәкилләр өч депутаттан бер кеше исәбенән территориаль җыелышларда сайлана".

Лилия Маврина тәкъдиме белән Президиум алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсен 18 сентябрьдә сәгать 10да парламентның кече залында уздыру турында карар кабул итте. 

Президиум карары белән, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 2019 елның 20 сентябрендә сәгать 10да булачак.

Беренче утырышта оештыру мәсьәләләре, шул исәптән Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы Секретарен, Президиумын, сайлау турында каралачак. Дәүләт Советы комитетлары, комиссияләре һәм ТР Дәүләт Советының РФ Федерация Советындагы вәкиле билгеләнәчәк.

Беренче утырышта каралачак сорауларның әһәмиятен һәм сайлаучыларның зур кызыксынуын исәпкә алып, Дәүләт Советы утырышы барышын телевидение һәм радио аша турыдан-туры трансляцияләү турында карар кабул ителде.

Президиум утырышында Дәүләт Советының беренче утырышына чакырылган затлар турында карар кабул ителде. Алар арасында ҮИКның бөтен әгъзасы (11 кеше) һәм сайлауда катнашкан партияләр вәкилләре дә бар.

Утырышта башка сораулар да каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.