Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Республика парламентында беренче сессиягә әзерлек һәм комитетлар төзү турында фикер алыштылар

18 сентябрь 2019, 11:32

Республика парламентында беренче сессиягә әзерлек һәм комитетлар төзү турында фикер алыштылар
Бүген ТР Дәүләт Советында алтынчы чакырылыш парламент депутатлары вәкилләренең беренче утырышы узды, алар яңа чакырылыш парламентының беренче утырышына әзерлек буенча оештыру комитетын сайладылар.

Утырышны иң өлкән яшьтәге депутат Марат Галиев алып барды. Ул коллегаларын республиканың  югары закон чыгару (вәкаләтле) органына депутат булып сайланулары белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Оештыру комитеты рәисе итеп Алексей Созинов сайланды. Ул парламентның беренче утырышында 18 мәсьәлә каралырга тәкъдим ителүен хәбәр итте.

«Оештыру комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, беренче утырыш барышында депутатларга яшерен тавыш бирү юлы белән Дәүләт Советы Рәисен һәм Федерация Советы әгъзасын – Татарстан Дәүләт Советыннан вәкилне сайларга кирәк булачак», – диде ул.

Оештыру комитеты электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирү процедурасын үткәрергә тәкъдим итте. Моннан тыш, оештыру комитеты ТР Дәүләт Советы Президиумының парламентның беренче утырышын турыдан-туры теле- һәм радиотрансляцияләү оештырылуы турындагы карарын хуплады.

«Комитетлар төзү мәсьәләсенә күчкәч, Алексей Созинов быелгы чакырылышта комитетларның саны артачак, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет өстәмә рәвештә оештырылачак, дип белдерде. Киңәшмә әгъзалары оештыру комитеты тәкъдимнәрен хуплады».

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары