Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





















Аяз Шәфигуллин Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак

19 сентябрь 2019, 13:46

Аяз Шәфигуллин Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Утырышта Татарстанның Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриевның район Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.

«Сайлаулар узды. Татарстан Президенты бу чорда оештыру чараларын, кадрлар алмашуы буенча карарлар кабул итә. Мин сезгә район башлыгын яңа эшкә җибәрүегезне сорарга килдем», – диде бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Рөстәм Нуриев 1969 елның 28 июнендә Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә туган. 2002 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университетын, 2008 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган.

Төрле елларда Төмән өлкәсенең «Урьевнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы булып эшләгән. Татарстан Көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы директоры, Татарстан Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, Татарстан Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, аннары аның җитәкчесе булган.

Шул ук утырышта Татарстанның Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Аяз Шафигуллин әлеге район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

«Озак уйлаганнан соң Татарстан Президенты Шәфигуллин Аяз Әдип улы кандидатурасын тәкъдим итте», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аяз Шәфигуллин 1972 елның 18 гыйнварында ТАССРның Баулы районы Яссы-Тугай авылында туган. 1994 елда Мәскәү дәүләт аграр-инженер университетын тәмамлаган.

Төрле елларда Ютазы районында «Уңыш» җаваплыгы чикләнгән ширкәтлекнең баш инженеры, «Уңыш» хуҗалыгы рәисе, Ютазы УЭООСЫ начальнигы, «Ютазы авыл хуҗалыгы техникасы» оешмасы директоры, «Уңыш» ҖЧҖ директоры булып эшләгән. 2017 елның декабрендә Татарстан Республикасы Ютазы районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары