Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Рөстәм Нуриев Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

19 сентябрь 2019, 16:13

Рөстәм Нуриев Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өченче чакырылыш Алабуга муниципаль районы советының кырык алтынчы сессиясе эшендә катнашты. Бу утырышта район башлыгы Геннадий Емельяновның, Алабуга бермандатлы округыннан ТР Дәүләт Советына депутат булып сайлануы сәбәпле, үз вазифасыннан китүе турында мәсьәлә каралды.

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Геннадий Емельяновка Алабуга районында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр уңай якка үзгәрә, инвестицияләр җәлеп ителә, социаль программалар актив тормышка ашырыла. «Район Татарстанда төрле юнәлешләр буенча егермелек эчендә. «Интеграль күрсәткеч сезнең елдан-ел үсүегезне күрсәтә. Бу безнең өчен бик мөһим», - диде республика парламенты спикеры.

Алабуга бай мәдәнияте һәм тарихы хисабына Татарстан Республикасыннан читтә билгеле булды, дип өстәде ул.

Геннадий Емельянов, үз чиратында, яңа эшкә күчү белән район алдындагы бурычларны онытмаячагын, аерым алганда Татарстан Дәүләт Советында районны су белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәген әйтте.

Шул ук утырышта Рөстәм Нуриев Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

"Рөстәм Нуриев Татарстан Республикасында яңа кеше түгел. Әлмәт егете , якташым, үзен иң яхшы яктан күрсәтте. 2012 елдан республиканың Ютазы районын җитәкләде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча