Дәүләт Советының яңалыклары

ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары сайланды

20 сентябрь 2019, 12:13

ТР Дәүләт Советы  Президиумы әгъзалары сайланды
Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары сайланды. Президиум составына 13 депутат керде.

Дәүләт Советы Регламенты буенча Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре үз вазифаларына бәйле рәвештә Президиум составына керәләр. Тагын сигез кандидат  парламент фракцияләре һәм алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре утырышының оештыру комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы составына түбәндәге депутатлар керде:

Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы,

Әхмәтов Марат Готыф улы,

Камалтынов Юрий Зимелевич,

Ларионова Татьяна Петровна,

Маврина Лилия Николаевна,

Миргалимов Хафиз Гаяз улы

Мөхәммәдиев Рөстәм  Нәбиулла улы,

Насыйрова Альбина Мөнир кызы,

Савицких Николай Владимирович,

Созинов Алексей Станиславович,

Төхвәтуллин Рамил Чыңгыз улы,

Яһудин Шакир Шәяхмәт улы,

Якунин Леонид Александрович.

Ольга Благодарова,  Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары