Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
Геннадий Емельянов РФ ФС Федерация Советы әгъзасы – ТР Дәүләт Советыннан вәкил булып сайланды

20 сентябрь 2019, 12:30

Геннадий Емельянов РФ ФС  Федерация Советы  әгъзасы – ТР Дәүләт Советыннан вәкил булып сайланды
Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Геннадий Емельянов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил булып сайланды. Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә.

Әлеге постка Геннадий Емельянов кандидатурасын  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Геннадий Емельянов 1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалинка бистәсендә туган. Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Егерме елдан артык транспорт өлкәсендә эшләгән.1999 елдан Геннадий Емельянов өч муниципаль районда эшләгән,  Яшел Үзән  һәм Алабуга районнары башлыгы вазифаларын башкарган.  Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булган.

Геннадий Емельянов кандидатурасы профиль  комитет тарафыннан да хупланды . «Без  Геннадий Егорович Федерация Советында республика мәнфәгатьләрен яклар дип ышанабыз »,  –  дип Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары фикерен җиткерде комитет рәисе Альберт Хәбибуллин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары